Уҗымнар баета да, бөлдерә дә

2013 елның 2 августы, җомга
Уҗымнар баета да, бөлдерә дә нәтиҗә технология таләпләрен үтәүгә бәйле
Уҗымнар теләсә нинди һава шартларында страховкалаучы культура булып торалар. Әмма дөрес икмәгәндә бөлдерүчегә дә әвереләләр. Соңгы 3 елда гына да корылык аркасында алар 1000 гектарда  һәлак булдылар. Бер гектарны кабат чәчү исә 4-6 мең сумга төшә.
Кабат чәчү сәбәпләре иң элек элгәрләрне дөрес сайламауга, чәчү срокларын сакламауга, көзен һәм язын минераль ашламаларны тиешле күләмдә кертмәүгә бәйле. Уҗымнарга калий үсентеләрнең суыкка чыдамлыгын тәэмин итү, фосфорлы ашламалар – тамыр системасы үсеше, азотлылары биомасса, җилемчәлелекне арттыручы аксым формалаштыру өчен кирәк. Әлеге элементларның бәйләнеше бертигез нык үсентеләр алырга, җитәрлек күләмдә шикәрләр һәм сыгылмалы матдәләр тупларга, уңышлы кышлап чыгарга мөмкинлек бирәчәк. 
Корылык еш кабатланганда пар җирләреннән кала башка элгәрләр 1 метрлы катламда продуктив дым туплау мөмкинлеге бирми. Шуңа да орлык участоклары өчен чиста парны 10-12 процентка кадәр калдырырга кирәк. Шулай ук сидераль парны киң куллану отышлы, әмма уҗымнарны бөртекле язгы культуралардан соң чәчәргә һич ярамый.
Агымдагы елда уҗым культураларының һәр гектардан уртача чыгышы 18-39 центнер арасында тирбәлә. Бу технология таләпләре үтәлгәндә, аларның тотрыклы уңыш бирүен аерымачык күрсәтә. Уҗымнарны уңышлы игү өчен объектив һәм субъектив факторларны исәпкә алырга кирәк. Объективларына тәэсир итү катлаулы, ә менә субъективлары тулысынча үзебездән тора. Быел алар районда чиста пар җирләренә 6639 гектарда игеләчәк. Туфракны чәчүгә кадәр, ким дигәндә, 20-25 көн алдан әзерләргә, файдаланылучы парга иртәрәк, чистага соңрак чәчәргә кирәк. Арышны 15-25, тритикалене 20-30 август, уҗым бодаен 25 август – 5 сентябрь көннәрендә чәчү отышлы. Төп (база) технологиядә чәчү нормасы 1 гектарга 4,5-5 миллионга, минимальдә 5-5,5, интенсивта 4-4,5 миллион данәгә тиң. Минималь норма иртә чәчү, максимале соң срок өчен. 
Уҗымнар өч дәрәҗәдә игеләләр. Беренче – база өчен минераль һәм органик ашламалар уртача 30-35 центнер уңыш алуга исәпләнә, гербицидлар, инсектицидлар һәм чикләнгән күләмдә фунгицидлар кулланыла. Минималь технология өчен корткычларга һәм авыруларга чыдам сортлар сайлана, ашламалар, хуҗалык мөмкинлегеннән чыгып, аз күләмдә кертелә. Бактереологик ашламалар, пестицидлардан бары гербицидлар гына алына. Интенсив технологиядә ашламалар 40-50 центнер уңышка йөз тотып кулланылалар, гербицидлар, фунгицидлар, инсектицидлар, ретандантлар кертелә.
Оттырышсыз вариант – чәчүлекнең күчмә фондын булдыру, ә яңа җыеп алынган орлык 30 көн дәвамында өлгерергә тиеш. 
Сортларга килгәндә соңгы елларда “казанская-285”, “казанская-560”, “московская-39”, “бирюза”, “скипетр”, “башкирская-10” сортлары суыкка һәм корылыкка чыдам икәнлекләрен расладылар. Орлыкларның репродуктив составы да зур әһәмияткә ия. Югары репродукциялеләр һәр гектарга 5 процентка кадәр уңышны арттыралар. Хуҗалыклар ел саен чәчүлеккә ихтыяҗның 10-15 проценты күләмендә элиталы орлык сатып алу мәслихәт. Масса төсендәге репродукцияле орлык җир куенына салынырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International