Буалылар 2022 елда "Халык контроле" системасына 200дән артык гариза юллаган

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

 

Республика халкы көн саен "Халык контроле" системасына заявкалар тапшыра. 2022 елда Буа районы халкы төрле мәсьәләләр буенча 212 хабәрнамә кәгазе җибәргән. Шул ук вакытта аларның 172се уңай хәл ителгән, 23е алдагы елларга планлаштырылган.

Август башында Буа шәһәрендә берничә тукталыш павильонының тәрәзәләре ватылган, аерым алганда Гагарин урамындагы тукталыш павильоны зыян күргән. Шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе система аша "Автобус тукталышында ватылган витраж пыяланы алыштырырга" дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

 

Урнаштыру үзенчәлекләре һәм пыяланың үзенә махсус таләпләр белән бәйле рәвештә берничә ай дәвамында павильон өчен тиешле пыяла җитештерүче тәэмин итүчеләрне эзләү эше алып барылды. Салкынга кадәр ике павильон торгызылды.

 

Гагарин урамындагы тукталыш павильонын ремонтлау өчен Буа шәһәре Башкарма комитеты һәм "Агротехкомплект" ҖЧҖ арасында пыяла белән тәэмин итүгә контракт төзелде, түләү башкарылды. График буенча урнаштыру яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, «Халык контроле» системасы инде 10 ел эшли һәм иң нәтиҗәле системаларның берсе булып кала. 

Үз мөрәҗәгатен «Халык контроле» аша Татарстан Дәүләт хезмәтләре сайты яки мобиль кушымта ярдәмендә теләсә кем җибәрә ала. Кулланучы заявка ясый, мөрәҗәгать категориясен сайлый, фото куя, текстны җыя. Бу процедурадан соң хәбәр контакт үзәгенә күчә, анда көн дәвамында карала.


Әгәр барысы да дөрес эшләнсә, заявка модераторга күчә-ул билгеле бер категория өчен җаваплы һәм аны конкрет башкаручыга күчерә торган дәүләт органы. Җавап бирү өчен 10 көн вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә гариза кире кагыла, яисә башкарыла, яисә «планлаштыру» категориясенә күчә. Эш беткәч, башкаручы карар чыгара һәм аны модераторга бирә, ул үз чиратында гариза бирүчегә җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International