Татарстанлылар Татарстан Росреестры белгечләренә консультацияләргә алдан язылырга мөмкин

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанлылар Татарстан Росреестры белгечләренә консультацияләргә алдан язылырга мөмкин

Татарстан Росреестрының барлык территориаль бүлекләрендә ведомство белгечләренә консультацияләрдә электрон язылу мцмкинлеге барлыкка килде. Язылу Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша башкарыла.

Росреестр белгеченә кабул итүгә электрон язылу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- ТР Дәүләт хезмәте порталында авторизацияләнергә;

- бүлеккә керергә (гражданнар өчен хезмәт күрсәтүләр/бизнес өчен хезмәтләр);

- Росреестр хезмәтләрен консультатив кабул итүгә язылу сайларга;

- консультация алу бүлеген һәм урынын сайларга;

- консультация тематикасын сайларга һәм уңайлы вакытка язылырга.

Казанда һәм республика районнарында сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр гражданнарны кабул итәләр. Кабул итү графигы белән җентекләбрәк сез rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә таныша аласыз - «Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең структур бүлекчәләре башлыклары гражданнарны кабул итү графигы».

Шулай ук гражданнар өчен  Кире элемтә платформасы (ПОС) эшли, ул форма аша Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Росреестр сайтларында мөрәҗәгатьләр җибәрергә һәм тиз арада җавап алырга мөмкинлек бирә.

Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:

- «Дәүләт хезмәте. Бергә хәл итәбез» баннерына басарга;

- мөрәҗәгать итүнең асылын тасвирларга һәм тематиканы сайларга;

- РФ Дәүләт хезмәте порталында авторизацияләнергә һәм адресатка мөрәҗәгать җибәрергә.

"Әлеге сервисларда дәүләт хезмәтләрен алу уңайлырак булачак. Язуның яңа ысулы гражданнарга алдан ук үз алымнарын планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, ә Кире элемтә платформасы  системасы Татарстан Росреестрына гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча оператив кире элемтәне тәэмин итәчәк”, - дип билгеләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Моннан тыш, гражданнар өчен Росреестрның тәүлек буе эшли торган колл-үзәге бар, сораулар 8 800 100 34 телефоны буенча кабул ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International