Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы нигезләмә нигезендә Буа муниципаль районы территориясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының I этабы узды
Конкурсның I этабында катнашуга конкурс материалларын «Мелиоратор» ТИҮ, «Студентлар» ТИҮ, «Заводская» ТИҮ, «Питомник» ТИҮ тәкъдим итте.
Конкурс комиссиясе йомгаклар ясады һәм иң яхшыларны билгеләде:
1 урын - «Заводская» ТИҮ
2 урын - «Мелиоратор» ТИҮ
3 урын - «Студентлар» ТИҮ
Җиңүчеләр югарыда күрсәтелгән конкурсның II этабында катнашачак.