Буада яңа Балалар сәнгать мәктәбе төзү планлаштырыла

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Буада яңа Балалар сәнгать мәктәбе проектын тормышка ашыруга керешәләр. Шәһәрдә объект төзелешенә әзерлек башланды. Булачак мәктәп мәйданчыгын район башлыгы Ранис Камартдинов карап чыкты.

« Ленин урамындагы иске бинада балалар һәм педагоглар өчен кирәкле мәйданнар юк. Яңа балалар сәнгать мәктәбе дә Ленин урамында, район мәгариф бүлеге каршында урнашачак», - дип сөйләде Ранис Камартдинов.

Буа районы матбугат хезмәтендә ачыклык кертелгәнчә, хәзерге вакытта балалар сәнгать мәктәбендә 295 бала шөгыльләнә.

Шулай ук быел Буада район ветеринария берләшмәсенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Ел ахырына «Мәдәният» милли проекты буенча реконструкцияләнгән Район мәдәният йорты ачылачак, анда эчке  бизәү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International