Буа техникумы студентлары буржуй- мичләрне махсус хәрби зонага җибәрделәр

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Буа ветеринария техникумы студентлары райондашларга махсус хәрби операция уздыру зонасына 5  буржуй-мич җибәргәннәр. Аларны  егетләр үз инициативалары белән ясыйлар. Студентлар белән очрашуны район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә бастырды.

«Мичләр конструкциясен мобильрәк булсын өчен яхшырттылар һәм шул ук вакытта барлык куркынычсызлык таләпләренә дә җавап бирә. Студентлар укытучылары белән бу мәсьәләгә җитди якын килеп эшләгәннәр мичләрне», - дип бүлеште әлеге яңалык белән район башлыгы.  

Шулай итеп, студентлар буржуй-мичләрне җыйнаграк иттеләр, снарядлар аның аркылы керә алмасын өчен төтен чыгаргычны камилләштерделәр.

Активистлар шулай ук окоп шәмнәре әзерләү белән дә шөгыльләнәләр. Бу эшләр ярдәм җыю штабында бара. Гуманитар склад Зур Фролово авылында да эшли, анда битараф булмаган кешеләр  оекбаш бәйләү, тактиль носилкалар, окоп шәмнәре һәм махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен кулдан ясалган ракета –мичләр  ясау белән шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Буа районы хәрби зонага гомуми авырлыгы 9 тоннадан артык булган гуманитар ярдәм партиясен  илтте, аңа шәхси посылкалар, өч УАЗ автомобиле, җылы әйберләр һәм азык-төлек кергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International