Өр - яңа флешмоб - #буинскийзаряд! Халыкны күпләп спортка тарту идеясе Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновта туды һәм социаль челтәрендә игълан иткәч, аңа кушылучылар да күбәя бара.
« Мин яңадан тимераякка бастым! Чын мәгънәсендә яңа эмоцияләр кичерәм! Әйдәгез, сез дә кушылыгыз! Районда барлык спорт төрләре өчен дә мөмкинлекләр бар, бары тик теләк кенә булсын. Әйе, спорт биналарында шөгыльләнүчеләр күп, нигездә яшьләр. Ә безнең 35 яшьтән узган яшьләребез кайда соң?», - дип язып, яңа акциягә кушылырга чакырды Ранис Камартдинов.
Беренче шәхси мисалны да Ранис Камартдинов үзе күрсәтте һәм хоккей буенча тренировкадан видео бастырып чыгарды. «Үзегезнең спорт шөгылегез белән #буинскийзаряд хештегы астында уртаклашыгыз. Әйдәгез бергә барлык яшьтәге кешеләрнең дә спортны яратуын күрсәтик », - дип өндәде Буа башлыгы.
Флешмобка беренчеләрдән булып танылган эстрада башкаручысы Мөнир Рахмаев кушылды. Ул тренировкага ишек алдына чыкты һәм видеога теркәп берничә күнегүне күрсәтте. «Мин #буинскийзарядны кабул иттем. Сезгә тапшырам. Кушылыгыз! »- дип сөйләде Мөнир Рахмаев.
Шулай ук Буа районының чаңгычылар, актив пенсионерлары да хәрәкәткә кушылды. Һәр атна саен Буа Яшьләр паркында өлкән яшьтәге райондашлар өчен скандинавия йөреше буенча дәресләр уза-аларны "Демография" илкүләм проекты буенча оештыралар. Ел дәвамында мини-футбол буенча ветераннар җыелмасы матчлар уздыра. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республикада яшәүчеләрнең 60 проценттан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә дип белдерелгән иде.