Август аенда Буада киберзаллы яшьләр үзәге ачылачак

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Буада «Батыр» балалар бакчасы бинасы яшьләр үзәге итеп үзгәртеләчәк. Объект августта ачылыр дип планлаштырыла. Район башлыгы Ранис Камартдинов атна саен тикшерү барышында мәйданчыктагы эш барышы белән таныша.

«Озакламый бу безнең яшьләрнең иҗади үсеше, креатив идеяләрне җыю, тормышка ашыру урыны булачак. Камил Зыятдинов урамындагы бина архитекторлар һәм дизайнерлар эскиз проектына охшый бара», - дип уртаклашты Ранис Камартдинов.

Проект нигезендә, Буаның яңа яшьләр үзәгендә тавыш яздыру студиясе, фотостудия һәм конференц-зал урнашачак, биредә медиаүзәк барлыкка киләчәк. Шулай ук беренче катта 12 урынлы коворкинглы киберзал урнашачак. Актлар залы 60 квадрат метр мәйданны биләячәк, объектның гомуми мәйданы – 600 квадрат метрдан артык. Төзекләндерү тирә-юнь территориясенә дә кагылачак, анда алмагач һәм шомырт агачларын утыртуны планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International