Буа шәһәрендә «Әйдә булышыйк» акциясе узды. Районнан чыккан табиблар пациентларны җирле Үзәк хастаханәдә бушлай кабул итте. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
«Буа районыннан чыккан, исемнәре медицинаның киләчәге булган табиблар үзәк район хастаханәсендә пациентларны бушлай кабул иттеләр. Һәм без бу көнне аларның таланты якташларыбыз файдасына эшләве белән горурланабыз», - диде район башлыгы табибларга.
Акциядә табиблар Илдар Әһлиуллин, Элла Әһлиуллина, Марат Хәйруллов, Айгиз Фейсханов, Рөстәм Сафин, Диләрә Кәлимуллина, Рәдиф Вафин, Зөлфия Вафина, Рамил Гыймранов, Илдар Хәертдинов катнашты.
Табиблар акция кысаларында 283 пациентны карады. Табиблар Казан клиникасында савыктыру һәм дәвалауны 75 кешегә, Үзәк район хастаханәсендә стационар дәвалануны – 5 кешегә, амбулатор дәвалануны - 120 кешегә тәкъдим итте.