Буа районында йомгаклау утырышы алдыннан премьер-министр урынбасарына - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка балык үстерү технологиясен күрсәттеләр. Аны район эшкуары Тимур Хәсәнов эшләгән.
«Әлегә балык үстерү цехы эшләтеп җибәрергә әзерләнә. Токымлы балыклар үстерү технологиясе буенча бассейн төбендә яшиләр, бу сыйфатны арттырырга мөмкинлек бирә. Проектны «Буа» сәнәгать паркында гамәлгә ашыру планлаштырыла», - дип сөйләде район башлыгы Ранис Камартдинов балык җитештерү цехында.
Соңрак райн продукцияләре күргәзмәсендә технологияләрне үтәгәндә балыкның ничек тиз үсүен күрсәттеләр.
«Май аенда 1 грамм авырлыгында булсалар, февральгә 2-3 килограммга кадәр үстеләр. Тәм сыйфатлары буенча да бик әйбәт», - дип сөйли эшмәкәр.
Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыгында кыйммәтле балык үрчетү һәм терлек азыгы җитештерү буенча комплекс төзелеше 2022 елда башланган, инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 650 млн.сум тәшкил итәчәк. Балык хуҗалыгы узган ел 170 тонна балык - форель һәм лосось җитештергән. Бүгенге көндә 8 эш урыны булдырылган, агымдагы ел ахырына кадәр эш урыннарын 15кә җиткерү планлаштырыла.