Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында торак сертификаты Гафуровлар гаиләсенә тапшырылды. Бу шатлыклы мизгелләр белән бүлешергә гаилә тулы составта килде. Күпләргә үрнәк булырлык гаилә башлыгы Искәндәр Әнсар улына сертификатны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов тапшырды. Гаилә 2012 елдан бирле исәптә тора.
Исегезгә төшерәбез, күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, теркәлгән һәм ата-аналары белән яшәүче, үз гаиләләрен кормаган күпбалалы гаиләләр катнаша ала. Программада катнашу шартлары: күп балалы гаиләне җирле үзидарә органының торакка мохтаҗ дип тануы; Программаның дәүләт заказчысы (ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы) планлаштырылган елда Дәүләт торак сертификаты алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертү турында карар кабул итә.