Бакчага барырга ничә ...еллар калган?

2013 елның 9 августы, җомга
“Бэби-бум” хикмәтеме: әле кайчан гына шәһәрдә өстәмә өч балалар бакчасы ачып, Буада “садикларга” чиратлар бетте, дип отчет биргән идек, бүген тагын 418 сабый “үз сәгатен” көтә.
Мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Мария Глинкинадан алынган мәгълүмат буенча иң озын чират шәһәрнең үзәк урамнарының берсендәге яңа “АБВГДЕЙКа” мәктәпкәчә учреждениесенә – 89 кеше, “Йолдызкай”га – 41 һәм “Теремок”ка 50 бала. Калганнарга азрак. Шәһәр буенча барлыгы 400дән күбрәк сабый җыела. Әлбәттә, монда “садик” яшенә җиткән 400 бала зарыгып бакча көтеп утыра, дип уйларга кирәкми. Чираттагы гаризаларның 250се яңа туганнан алып яшь ярымга кадәрге бәбиләрнең әти-әниләреннән. Чөнки хәзер бала тууга бакчага чиратка язылалар. Нәни кеше үсә-үсә ул килеп кенә җитә. 106 гариза яшь ярымнан өч яшькә кадәргеләрне урнаштыруны үтенеп язылган. 44е генә 3тән 7 яшькәчә балаларның әти-әниләренеке. Аларның 16сы урнаштырылмаган, калганнары исә балалар бакчасын үзгәртергә тели. Монысы инде, чынлап та, борчылырлык факт. Баласына 3 яшь тулгач та өйдә утырса, әни кешегә эш урынын югалту ихтималы яный. Һәрвакыт ярдәм кулы сузучы әбиләр, бабайлар да янәшәдә булмаса тагын. Икенче яктан, мәктәпкәчә учреждениеләрдә баланы эзлекле беренче сыйныфка әзерләү тормышка ашырыла. Сүз уңаеннан, шәһәрдә чират зур булган “Йолдызкай”дан берничә йөз метрда гына ничә еллар хезмәт иткән “Ак каен” бакчасы ишегендә йозак тора. Аварияле хәлдә, дип ябылды һәм бинага әлегәчә капиталь ремонт үткәрелмәгән. Бу мәсьәләне хәл итү өстәмә урыннар бирер иде.
Россия Президенты да 3 яшьтән узган балаларны бакчада урыннар белән өстенлекле тәэмин итү бурычын куйды. Мөмкинлек булганда 2дән 3 яшькә кадәргеләрдән төркемнәр оештыру да карала. Ә менә бакчага чиратка баскан баланың тору урыны  үзгәрсә, башка сәбәп аркасында икенче мәктәпкәчә учреждениене сайларга кирәк булса, нишләргә? 
- Гаризагыз исәпкә алынган муниципаль һәм дәү-ләт хезмәт күрсәтүләре порталында “Башка балалар бакчаларын тәкъдим итәргә” кырында “әйе”гә басып, буш урыннар булган “садик”ларны күрә аласыз һәм үзегезгә кирәкне сайлыйсыз. Әгәр башка бакчадагы урын сезгә туры килми икән, берсүзсез баш тартырга хокукыгыз бар, ә чиратыгыз сакланачак, - ди Мария Глинкина. 
Гаризаны edu.tatar.ru, mon.tatar.ru сайтларында чиратка куярга мөмкин. Тик баланың туу турында таныклыгы мәгълүматын төгәл кертергә кирәк. Әгәр система “раслау” статусында торса, ә үзе чиратны күрсәтмәсә, бу очракта район мәгариф бүлегенә килеп хәлне ачыкларга кирәк. Югыйсә системаның сезне чиратка куймавы да бар. Алга таба туу таныклыгының сериясе һәм номеры буенча чиратның хә-рәкәтен дә тикшерергә мөмкин. Сүз  уңаеннан, моны һәр ата-ана үзе башкарырга тиеш.
Хәзер бакчалардагы төркемнәрне балалар белән массакүләм комплектлаштыру вакыты. Чиратлар да тизрәк “йөри”. Ә менә фамилиягезнең исемлектә өстән аска төшүен күрсәгез, димәк, сездән алда чиратка ташламага ия, яисә, яшәү урыны үзгәрү сәбәпле, сезнең бакчага чиратка баскан һәм беренчел куелу датасы сездән алдарак булган бала теркәлгән. Бала бер муниципаль берәмлеккә икенчесенә күч-кәндә исә бакчага чират сакланмый, яңабаштан басарга туры килә. Әгәр балалар бакчасына урын табылып, шунда җибәрелгән бала 30 көн дәвамында ан-да китерелмәсә, системада аның турында автомат рәвештә “килмәде”  дигән мәгълүмат чыга. Бу инде ата-аналар бакча артыннан яңадан гариза язып, чиратка басарга тиешләр, дигән сүз.
Гөлназ Вахитова, ике бала әнисе:
- Балалар бакчаларына электрон чират булу бик әйбәт. Сабый тугач, өйдән дә чыкмыйча исәпкә басарга мөмкин. Мин балам тууга чиратка бастырган идем. Улыма яшь тә дүрт ай дигәндә, бакчада урын да булды. Садикка илтергә иртәрәк, ә баш тартсаң, урының кире алынып, яңадан чиратка басарга туры килә. Әти-әниләрнең шундый уңайсыз хәлдә калуы фактлары да бар.
ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда соңгы биш елда балалар туу арткан.
2005тә – 461, 2006да – 479, 2007дә – 495, 2008дә – 543, 2009да – 502, 2010да – 526, 2011дә 495, 2012дә 517 сабый дөньяга килгән. Быел 1 август датасына 323 буалы тәүге авазын салган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International