Һава торышын да алдыйлар

2013 елның 9 августы, җомга
График төзегән кебек көн саен яңгыр явып узса да, “Дружба” агрофирмасы игенчеләре юеш һава торышын алдарга җай табалар.
- Яңгыр бөтен кырда да яумый бит. Комбайннар кайда коры – шунда эшләп тора. Дөрес, утка баскан кебек чабабыз. Чәчелгән мәйданнар зур, көзге уҗым культуралары гына да 2 мең гектар тәшкил итә, - ди агрофирма директорының беренче урынбасары Илһам Сабирҗанов. Чынлап та, уңыш әйбәт күренә. Көзге бодайның гына да һәр гектардан уртача уңышы  37 центнер тәшкил итә. Контроль суктыру хәтта 42 центнер да күрсәтте. Агрофирма директоры Әлфис Нигъмәтуллин борчакның яңгырларга кадәр җыеп урнаштырылуына аеруча шат. 
- Әлеге культурадан шулкадәр уңыш алынганны үз гомеремдә дә күргәнем булмады,-  ди ул. 
Урып-җыюда 17 комбайн катнаша. Уракның һәр минуты кадерле, кайчакта төшке ашны да онытып җибәрәбез, дип, “ачылып алды” “Нью-Холланд” комбайнында эшләүче Салих Әхмәдуллов. Әлеге төр комбайнны иярләүчеләр Дамир Миначев, Рафаэль Вәлиев кебек уңганнар тырышлыгы белән бер көндә 410 гектар мәйданда көзге бодай уңышын җыеп алганнары бар.
Комбайнчылар, үзара ярыш шартларында эшләсәләр дә, кирәк булганда бер-берсен ярдәмнән калдырмыйлар. Гомумән техникага кулы ятканнар күп кырда. Укытучылар Наил Әхмәтов белән Раик Кәримов елның-елында урып-җыюда катнашалар.
Ашлык ташуда 11 “КамАЗ” файдаланыла. Йөртүчеләр Госман Ибәтов, Зөлфәт Әбделкадыйров, Рәмис Хисамов көзге бодайның “казанская-560” сортын элеваторга тоткарлыксыз ташыйлар. 
Уңышы җыеп алынган мәйданнарда киләсе ел уңышына тулы хәстәрлек бара. Салам төргәкләүдә Петр Барабанов кебек уңганнар хезмәт куя. Әлеге төр мал азыгы 15 эскерт өелгән инде. Бүгенге көнгә 600 гектар мәйданда җир сөрелгән, уҗым культуралары өчен 2 мең гектар җир әзерләнгән.
Урып-җыюның югалтуларсыз баруында матди кызыксындыру чараларының әһәмияте зур. “Дружба” агрофирмасында эшкә 10 көн саен йомгак ясап барыла, алдынгылар хезмәте билгеләнеп үтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International