Илдар Гыйльметдинов Буада өстәл теннисы уйнады һәм булачак мәдәният йортын бәяләде

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Эш визиты белән Буа районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Ул атна саен уздырылучы  төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын әйләнеп чыгуда катнашты, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. Әйтик, делегация булачак Яшьләр үзәген, Район мәдәният йортын һәм Балалар сәнгать мәктәбе мәйданчыгын карады.

«Булачак «Мирас» яшьләр үзәгенең әзерлеге инде 83% тәшкил итә. Ел ахырына безнең Яшьләр үзәге ишекләрен ачачак, яшь талантлыларны кабул итәчәк. Милли проект кысаларында Район мәдәният йортын реконструкцияләү буенча эшләр дә 70% ка тәмамланган. График буенча Буада  төзеләчәк Балалар сәнгать мәктәбе проекты буенча да эшләр бара. Монда нигез өчен баганалар урнаштырыла», - дип сөйләде  Ранис Камартдинов. 

Шулай ук Илдар Гыйльметдинов «БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашучылар белән очрашты. Буада яшәүче 50 кеше рус теленнән имтиханга кушылды.

«Бүген Бердәм дәүләт имтиханы турында күп сөйләшүләр бара. Ләкин иң мөһиме-педагоглар балаларыбызның акылына нәрсә сала. Укытучының һөнәренә бирелеп эшләве - бәхет. Кайвакыт укытучының “кирәк”, “ тиеш” дип эшләгән очраклары белән очрашырга туры килә, мондый мисаллар балаларга күбрәк зыян китерә. Бәхеткә, һөнәрен яратып башкарган укытучылар, әлбәттә, күпчелек», -  дип билгеләде Дәүләт Думасы депутаты.

Буаның «Импульс» спорткомплексы яныннан үтеп барганда, Дәүләт Думасы депутаты шәхсән үзе объектны карарга карар итте. Залларның берсендә район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә өстәл теннисы партиясен уйнады. Депутат районга килгән  көнен  гражданнарны шәхси кабул итү белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International