Үткән дүшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыюның барышы белән танышу максатында Буага килде. Ул районның “Авангард” агрофирмасының “Новый путь” бүлекчәсендә агрофирма җитәкчеләре, белгечләр, уракта катнашучылар белән очрашты.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сүзне урып-җыю, киләсе ел уңышы астына ныклы база салу мәсьәләләрен яктыртудан башлап җибәрде:
- Әледән-әле явып торган яңгырлар комачаулый алмады. Оешканлык, мобилизацияле эшләү кырдагы байлыкны югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге тудырды, - диде ул. Һәр культурадан уңыш төрлечә чыга. Мәсәлән, көзге культураларның һәр гектарыннан ул 30 центнерга җитә. “Кыят”, “Коммуна”, “Авангард”, “Тинчәле”, “Бола” җәмгыятьләренең игенчелектән югары уңыш алуга мөмкинлекләре зур. Борчак, арыш культураларына игътибар да икенче планда түгел. Киләсе елда район буенча 2300 гектар мәйдан биләячәк арыш 15 августтан чәчелә башлады. Район башлыгы урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән кыр алдынгыларына шефлык итүче оешмаларның мөһим урын тотуын билгеләп үтте.
Президент районда 2013-2018 елларга терлекчелекне үстерү программасының кабул ителүен хуплады. Буа ит-сөт җитештерүчеләрнең күплеге белән аерылып тора. Соңгы 6 ел эчендә 6000 кешегә “Россельхозбанк” аша өстәмә түләве аз булган кредитлар бирелгән. Бүгенге көндә 70 гаилә фермасы бар. Шушы араларда гына 9 гаилә фермасына сөт блоклары кайтарылган. Президент белән килгән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бу уңайдан Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының “Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” проекты чыгуын хәбәр итте. Эшләр барып чыкса, шәхси хуҗалыгында күп итеп терлек асраган, җиләк-җимеш үстергән авыл кешесе өчен яхшы көннәр киләчәк. Документның төп максаты – авылда эш ачучыларны бергә туплау. Табыш исә кооператив әгъзаларының гомуми эшкә керткән өлешенә карап билгеләнәчәк.
Әлбәттә, монда “авырткан” урыннар да кузгалтылды. Очрашу форсатыннан файдаланып, хуҗалык җитәкчеләренең кайберләре бу рәвешле акчаны күбрәк югалтабыз, дип, шикәр заводының быел татлы тамыр тапшырган өчен шикәр комы белән түгел, акчалата гына исәп-хисап үткәрергә җыенуына зарландылар.
- Чимал өчен кайда күп түлиләр – шунда тапшырыгыз, - дип киңәш бирделәр аларга.
Очрашуда шәһәрдә физик сәламәтләндерү комплексы, “Авангард”тан “Газпром сыеклатылган газ” җәмгыятенең Буадагы филиалы янында төзеләчәк казылык ясау заводына кадәр әйләнеч юл һәм шәһәр эчендә юллар төзү, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, мәдәният учаклары белән тәэмин ителү һәм башка мәсьәләләр дә кузгалтылды.