Чурак авылында яңа модульле ФАПта ноябрьдән бирле эшлиләр. “Хуҗабикә” – фельдшер Валентина Сидорова сөенә-сөенә якты, чиста бүлмәләр-не, яңа җиһазларны, уңайлыкларны күрсәтеп йөрде.
- Иске пунктта суны урамдагы коедан ташый, пли-тәдә җылыта идем,- дип сөйләп китте ханым. Яңа бинада кыш чыкканнар, җылы, диләр. Сүтелгән бинаны мичкә ягып җылытканнар. Авыл “табибының” һәр иртәсе утын ватудан башланган.
- Авыруларга чишенергә кушарга да уңайсыз иде, уколны да тиз-тиз сала идек. Үзем дә идәндә киез итектән йөрдем. Ашыгыч ярдәм күрсәтүгә башка шартлар да, кем әйтмешли, хан заманындагы иде, - дип искә ала медицина белгече. Бүгенге заманча җиһазлар модульле бина корпусы белән бергә “күчеп килгәннәр”. Процедуралар үткәрү бүлмәсендә дарулар һәм вакциналар өчен аерым суыткычлар, шкафлар, авыруны яткызып карау өчен махсус карават. Соңгысы фельдшер бүлмәсендә дә бар. Аның янына гинекология креслосы урнаштырылган. Биредә хатын-кызларга беренчел тикшерү үтәргә була, шулай ук онкоцитологиягә анализ да алына. Олылар һәм нәниләрнең гәүдә авырлыгын, буен исәпкә алу өчен үлчәүләр дә бар. Фельдшерның эш урыны да заманча җиһазланган. Язу өстәле каршында документлар саклау шкафы тора. Ике бүлмәдә дә кварц лампалары. ФАПның “прихожие” да бик уңайлы. Чишенү, санузел бүлмәләре аерым. Ишек төбендә бүлмә тапочкалары да куелган. Уңган белгеч ФАП бинасының эчен даими җыештырып кына калмыйча, ишегалдын да чәчәкләргә күмгән.
Фельдшер бигрәк тә яңа ашыгыч ярдәм күрсәтү букчасына шат.
- Бу җыелмада барысы да бар. Элеккечә, сумкага препаратларны, кирәкле инструментларны җыясы түгел, - ди ул. Яңа фельдшерлык-акушерлык пунктына авыл халкы да шат.
- Чиста, уңайлы, фельдшерыбыз да әйбәт. Авырмаган чакта да киләсе килеп тора шунда. Әфлисун төсендәге бина авылның бер шатлыклы урыны кебек тоела башлады, - ди ул көнне ФАПка йомышы төшеп килгән Лидия Владимирова.