Аркан тарту җиңелме, “Газель”нымы?

2013 елның 16 августы, җомга

Узган шимбәдә районның барлык спорт сөючеләре шәһәрнең үзәк стадионында очрашты. Биредә физкультурачы көне уздырылды.

Хезмәтенә – хөрмәте

- Россиядә быел 74нче тапкыр Физкультурачы көне үткәрелә. Бу бәйрәм безгә дә якын, чөнки Идел аръягында Буа спорт башкаласы кебек. Балаларга физик тәрбия бирүдә көчен кызганмаган ветераннарга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен сайлаган яшь буынга да үҗәтлек һәм яңадан-яңа җиңүләр телим, дигән сүзләр белән тантаналы өлешне муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачты. Ырыңгы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Валерий Салабайкин “Татарстанның Физик культура отличнигы” исеме алуы белән тәбрикләнде, коллегасы – 5 номерлы мәктәптән Александр Кузьминга, “Яшьлек” спорт мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ринат Шәрәевка ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамоталары, Буа электр челтәрләренең спорт чараларын оештыручысы Зөфәр Низаметдиновка Рәхмәт хаты тапшырылды. “Арктика” боз сарае директоры Римма Абдуллина, “Яшьлек” һәм “Батыр” спорт мәктәпләренең тренерлары Владимир Атютин, Зөфәр Хәкимов, Адав-Толымбайдан Марат Вәлиуллин, Ырыңгы һәм Татар Буасы авыл җирлекләре башлыклары Валерий Ярхунов, Рәүф Йосыпов район Мактау грамоталарына ия булдылар. Башка  спортчыларга да район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тизлек, тизлек 

һәм тизлек

Ниһаять, уеннарга старт бирелде. Йөгерүчеләр стадионга иртән үк килеп куйганнар. Тик тормаганнар, билгеле, табаннарны җылытканнар. Әнә, кызлар гына, димә, ничек йөгерәләр! Әле старт сызыгыннан кузгалдылар гына иде, инде судья финишка җитүләрен белгертеп сыбызгы сызгырта. Җиңүчеләрне шунда ук бүләкләп бардылар. Йөгерүдә беренче урынны Татар Буасы кызы Гөлия Камалова алды. Ир-егетләр арасында бу мәртәбәгә Казан егете Константин Андреев ия булды.  

Әйтерсең лә мамык герлар

Трибуна янындагы яшел чирәм өстенә тезеп куелган герларны кузгалтырга да чират җитте. Таза бәдәнле ир-егетләр, тимер “туп”ларны кулларына алып, өскә чөя башладылар. Мәктәп укучылары да калышмады. Зурлардан көнләшә-көнләшә кул көчен сынаган егетләр арасыннан 2 номерлы лицейдан Александр Пименев беренчелеккә чыкты. Ә ирләрдән гер күтәрүдә “Буа Водоканалы”ннан Илдар Низамовка тиңнәр булмады.

Беләк юан – бер хәл

Ул арада армрестлингта катнашырга теләүчеләр исемлеген игълан иттеләр. Судья Рәшит Галиуллин кул көрәштерү өстәле янына кызларны чакырды. Гүзәл затлар, маңгайларыннан борчак-борчак тир агызып, тешләрен кысып, бер-берсенең беләкләрен “яткырырга” теләделәр. Өстәл тирәли баскан ир-егетләр бар тавышка көч биреп тордылар. Ярты сәгатькә сузылган бәйгедә җиңелүчеләрнең “эх” дип, кул селтәгәннәре дә, судья белән сүз көрәштерергә омтылучылары да булды. Иске Тинчәле кызы Чулпан Миначева гына башта ук бернинди дулкынланусыз барысының да кулын егып торды. Уенның бу төре ирләр арасында да бәхәсле барды. Кычкырып гапләшәләр, кайберләре ачуларыннан кычкырып та җибәрәләр. Ләкин монда сүз түгел, Татар Буасыннан Сергей Майоровныкы кебек көчле беләк кирәк шул. Армрестлинг буенча республика күләмендә дә призлы урыннар яулаган егетне җиңү беркемгә дә насыйп булмады. 

Аркан көчлеләр ягына авыша

“Батыр” спорт мәктәбе тренеры Алексей Попов аркан тартырга командалар туплап өлгергән, димәк, тиздән бу төр буенча бәйге башланачак. Судьяның сыбызгы тавышы ишетелүгә чиратлашып “Дельфин”, “Элеватор”, “Адав-Толымбай”, “Татар Буасы”, “Ырыңгы” командалары калын “бауга” ябыштылар. Тамашачылар, урыннарында кала алмыйча, үз авылдашларының җиңүен теләп, мәйданга чыктылар, тамаклары кырылганчы кычкырдылар. Аларның җан атуы спортчыларга көч өсти булса кирәк, дәртләнеп китәләр, бауны яртылаш җиргә ятып булса да тарталар. Нәтиҗәдә  ырыңгылылар җиңде. 

Факия апа микроавтобусны күчерде!

- Аркан тарту бер нәрсә, ә менә 2 тонна 3 центнерлы “Газель”ны тартып карагыз сез, - дип кычкырды шунда мәктәп-интернатның физкультура укытучысы Вячеслав Шурбин.  Халык арасыннан бер хатын-кыз: “Уйламыйча да тартам”, - дип кычкырып җибәрмәсенме?! Аннары буалы Факия Шәкүрова үзе дә алга чыкты. Әйткән сүз – аткан ук, ир-егетләр, шуны гына көткән кебек, ханыма автомобильгә тагылган бауны да тоттырдылар. Палаткаларның берсендә сату итүче Факия, алъяпкычларын салып атып, “Газель”га “җигелде”. Транспорт башта авыр кузгалды, аннан “йөгерде” генә. Сатучы хатынның көчлелегенә кайсы шаккатты, кайсы көлемсерәде, ә ирләр кайгыга төште ...чөнки киләсе чират аларныкы. Хатын-кыз кебек тә автомобильне күчерә алмасаң, оятын кая куярсың?! Беренче мастер-классны тренер Алексей Попов үзе күрсәтте. Йөк авыррак булсын өчен “Газель” кабинасына берәр кеше дә утыртып, ирләр аны берәм-берәм вакытка күчерә башладылар. 

“Газель” старт-финиш юлын берничә тапкыр үтте. ”Буа Водоканалы” җәмгыяте хезмәткәре Илдар Низамов булганда транспортка двигатель дә ки-рәкмәс төсле – ул бу бәйгедә иң яхшы күрсәткечкә ия булды. 

Соңыннан шәһәр һәм авыл командалары арасында дусларча футбол матчы булды. Ул шул көнне Алтын юбилеен билгеләп үтүче Зөфәр Низаметдиновка багышланды. Берәр сә-гатьләп барган уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. Пенальти буенча шәһәр командасы җиңү яулады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International