«Буа» сәнәгать паркында керкә балыгы җитештерү буенча ферма ачылды. Проектны Хәйруллин Илнур Ирек улы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты һәм Татагролизингтан кредит ярдәмендә тормышка ашырды. Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Дәүләт Советы депутаты, Татагролизинг җитәкчесе Азат Җиһаншин ачылуның мәртәбәле кунаклары булды.
««Буа» сәнәгать паркы бүген яхшы мәйданчык. Ачылучы проект безнең министрлык грантын, Татагролизинг кредитын алды. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мондый проектлар үсәргә мөмкин. Гомумән, балык җитештерү көтмәгәндә «Буа фишкасы» булып чыкты. Балыкны гадәттә сулыкларда үрчетәләр кебек тоела, ә монда су да юк, ләкин барысы да килеп чыкты. Бу өстәмә эш урыннары да, салымнар да. Мондый проектларны тиражларга кирәк», - диде Марат Җәббаров.
Ферма өстәмә 5 эш урыны булдыра. Ферманың проект куәте һәм максаты - елына 300 тонна товарлы балык җитештерү.
«Кызык, бүген россиялеләр елына 230 мең тонна кызыл балык ашый, әмма аның 60% ы чит илләрдән сатып алына. Мондый проектларны республиканың башка районнарында да күрү кызыклы булыр иде», - дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин.
«Буа» сәнәгать паркының резиденты булып балыкны һәм кысласыманнарны тирәнтен эшкәртү буенча «ФИШ» ҖЧҖ тора,керкә ( форель) һәм мәрсин (осетр) балыгы үстерү буенча Хәсәнов Тимур Илдар улы КФХ проекты, катнаш азык заводы төзү үсештә.
«Бездә үзенчәлекле «балык кластеры» барлыкка килә. Бу безнең сәнәгать паркы һәм тулаем район өчен яңа үсеш нокталары! Эшмәкәрләргә уңышлар һәм зур уңышлар телим», - дип билгеләде район башлыгы Ранис Камартдинов.