Рөстәм Миңнеханов: авыл клублары “кайнап” торырга тиеш

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Соңгы берничә елда республикада иске, авария хәлендәге авыл клублары урынына яңаларын төзетү программасы  актив эшли башлады. Аның кысаларында безнең районда Күл Черкенендә яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бер киңәшмәдә социаль челтәрләр аша авыл халкыннан клублар эшенә карата шикаятьләр килүен әйтте. 

- Клуб көнгә ике сәгатькә генә ачылырга тиеш түгел. Анда төрле үзешчән түгәрәкләр булырга, инициативалы хезмәткәрләр эшләргә тиеш. Яңа клуб салуга акчаны ниндидер һәйкәл төзү өчен бирмибез. Мәдәният учагы “кайнап” торырга, халык канәгать булырга тиеш, - дип белдерде ул.

“Учак” дөрли

Бу уңайдан без яңа төзелгән Күл Черкене мәдәният йортының эшчәнлеген белешергә булдык, өметләрне аклаганмы? 

Бина якты, уңайлы. Эче яңа проект буенча җиһазланган: 280 урынга исәпләнгән зур зал, заманча санузел. Барлык уңайлыклар да бар, кем әйтмешли, җиң сызганып эшлә генә! 

Директор Раят Хәбибуллин ышандыруынча, бинаның ишекләре ябылып та тормый: көндез репетицияләр – җырларны, спектакльләрне кабатлыйлар. Соңгысына декоратив сәхнә җиһазлары да ясатканнар. Кичен баянда уйнарга өйрәнү, бию, театр түгәрәкләре эшли. Мәдәният йортының “Өммегөлсем” исемле фольклор ансамбле дә бар. Яшьләр өчен һәр көнне дискотека була. Шулай ук Студентлар көне, Яшьләр көне дә билгеләп үтелә.  Алар өчен наркоманлыкка, эчүчелеккә, тәмәке тартуга каршы чаралар уздыруга да игътибар бирелә.

Лилия ХӨСӘЕНОВА, студент:

–Күл Черкене мәдәният йорты эшчәнлегеннән бик канәгать. Студент булгач, шимбә көнне генә кайтам. Түземсезлек белән клубка чыгу вакытын көтәм. Анда үткәрелгән чараларда актив катнашам.

Хәмидә ИСМАКОВА, пенсионер:

– Яңа клуб төзелгәч, яшьлегемә кире әйләнеп кайттым  Пенсиядә булсам да, өйдә утырмыйм. Көндез дә, кичен дә бирегә киләм. Яшьләрнең гармун тартканы, дәртле җырлар башкарганы күңелләремне җилкетә. Спектакльләр булса, мин – беренче рәттә. Өлкәннәр өчен концертлар,  театрлар куела, Картлар көне, дини бәйрәмнәр  уздырыла.  

Ә башка авыл клубларында?

Күптән түгел муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендәге комиссия клубларның кышка әзерлеген тикшерде. Авыл мәдәният учакларының җылыту системасын, янгынга каршы чараларның төзеклеген карап йөргәндә клуб мөдирләренең ничек  эшләгәне хакында да белделәр. Ташкичү, Янтуган, Вольнистан, Кайбыч, Килдураз, Ямбулат, Кыят, Адав-Толымбай, Түбән Наратбаш авылларындагы мәдәният йортларында халык җырлап-биеп яши, дисәң дә була. Ә менә Кырык Садак авылына килгәч, биредәге хезмәткәрләр кайдан ут кабызасын да онытканнар булып чыкты. Шулай булгач, монда ниндидер чара үткәрелүенә бик шикләнде комиссия әгъзалары.

Көн-төн авыр хезмәт башкарган авыл халкын клубтагы күңелле чаралардан мәхрүм итү дөресме соң? Президент әйтүенчә, бәлки кайбер клуб мөдирләре “үз урынында” түгелдер?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International