Бер төркем язучылар десанты Буада булып киттеләр.
Язучылар берлегенә – яңа кандидатура
Казан кунакларының район буйлап сәяхәте Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән башланды. Анда Татарстан Язучылар берлегенең күчмә утырышы да узды һәм әлеге мәктәп укытучысы Гөлнур Айзетуллованың әгъзалыкка кандидатурасы каралды. Ул “Бәхет гөле”, “Энҗе бертекләре”, “Өч мизгел” дигән китаплар, күп шигырьләр авторы. Аның сүзләренә язылган җырларны Айдар Фәйзрахманов, ИлСаф һәм башка җырчылар башкара. Гөлнур Айзетуллова оста хикәяче дә. Кайбер әсәрләрен Мәгариф министрлыгы татар теле буенча имтиханнар җыентыгына да кертте.
– Гөлнурның шигырьләре, хикәяләре буенча мин татарча өйрәнәчәкмен, - дип академик Роальд Сәгъдиев аның җыентыкларын Америкага кадәр алып китте. Очрашуда коллегалары Минзилә Фәткуллова, Гүзәл Мөлекова, директор Әзгар Зыятдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Абзалов һәм башкалар авторның иҗатына күптән гашыйк икәнлекләрен яшермәделәр.
- Мин җир кешесе. Язганнарым туган туфрак, туган як белән бәйле. Интернетта үземә Җирская дигән псевдоним куйдым. Бакчамда 40 төп роза, кавын-карбыз үсә. Аларны карап үстергәндә күңелдә шигырь юллары туа, аннан кәгазь битләренә күчә, - дип, илһамы чыганагын тасвирлады автор.
Язучылар Равил Рахмани, Рәдиф Сәгъди, Рифат Җамал да аның иҗатын югары бәяләделәр.
- Беләсезме нәрсә аңладым: артык тыйнаклык зарарлы ул. Гөлнурга берлеккә элегрәк керергә дә ярый иде, - диде барлык фикерләрне йомгаклап, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Камил Сәгъдәтшин. Аннары кунаклар Гөлнур Айзетуллова инициативасы белән оештырылган Ренат Харис исемендәге музейны карадылар. Монда Гөлнур кулы белән ясалган картиналарны да күреп “аһ” иттеләр.
Авыл баласына басу тансык
Язучы күңеле урак өстендә кырга бармыйча тынычланамы соң?! Кунаклар “Дружба” агрофирмасының Вольнистан авылы кырында бодай суктыручы механизаторлар белән дә әңгәмә кордылар. Алар да авыл баласы, башаклар исе шундый тансык. Сыйфат буенча инспектор Мансур Хәйруллов урак барышы белән таныштырды. Механизаторлар Салих Әхмәдуллов, Анатолий Павлов, Марсель Усманов, берничә минутка эштән туктап, әдипләргә сораулар бирделәр.
Иске дуслар очрашты
Язучылар хәзерге вакытта “Тамак” фильм төшерү белән мәшгуль дуслары – Буа театры җитәкчесе Раил Садриевны күрми китсәң, зур гөнаһ, дип, Адав Толымбайга ашыктылар. “Белгечләр” бик бирелеп фильмның эпизодлары төшерелүне күзәттеләр Хәтта киңәшләр бирделәр.
- Хатыным Әлфиягә “Яңа гасыр” каналында күрсәтеләчәк бу фильмны карарга оныттыра күрмә, дип кисәттем инде, - ди Рафис Корбанов. Әдипләр театрга, дип китапларын, дискларын бүләк иттеләр. Җор телле, һәр нәрсәдән кызык мәзәк табып яшәргә яратучы язучы халкына кайнар самавыр янында өч сәгатьләп чәй эчеп утыру вакыты 30 минут кына булып тоелды. Ә фильм төшерүгә иң нык шатланган кеше Раилнең туганы – ТР Фәннәр академиясендә эшләүче галим Равил Рахмани булгандыр, мөгаен.