Мәктәпкә җыенырга булыш

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” традицион акциясен агрофирмалар, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кем әйтмешли, “күтәреп алдылар”.

- Бүгенге көнгә райондагы 132 оешма балаларны мәктәпкә җыюга булышуга өлеш кертте. “Шәфкатьлелек” хәйрия фондының исәп-хисап счетына акча күчерү дәвам итә, - ди “Гармония” социаль хез-мәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Йосыпова.

Алдагы елларда ярдәм  беренче сыйныфка баручыларга гына күрсәтелде. Быел исә аз тәэмин ителгән һәм 5 балалы гаиләләрдән 70 укучыга да  букчалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды.  Исәпкә әлегә 443 мең сум акча керде, ул максатчан тотыла. 

Акциядә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр дә читтә калмады. “Тахаръял” агрофирмасы баш бухгалтеры Фагыйлә Камәртдинова хәбәр итүенчә, “Шәфкатьлелек” исәбенә 35 мең сум акча күчергәннәр. 

- Беренчегә укырга баручыларга букчаларны шәхсән үзләренә тапшырдык. Агрофирма составындагы авылларда яшәүче 36 балага 31 мең сумлык товар сатып алдык. Әти-әниләре катнашында бәйрәм ясап, тапшырырга җыенабыз,- ди “Нива” агрофирмасының кадрлар бүлеге мөдире Наталья Курапина. Шикәр заводы беренче сыйныфка баручылар өчен 25 мең сум, район үзәк дәваханәсе – 20 мең сум, “Агрохимсервис”, “Элеватор” җәмгыятьләре 11-14,2 мең сум, Пенсия фонды идарәсе 13,5 мең сум акча бүлеп биргән. Моннан тыш, Пенсия фонды идарәсе Буа, Чүпрәле, Кайбыч районнарындагы идарәләрдә эшләүчеләрнең 10 баласына августның соңгы көннәрендә уку әсбаплары тапшырачак. “Буа урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе, “Буа урманы” дәүләт бюджет учреждениесе, “Буа агропромснабы”, районның финанс-бюджет палатасы, Буа нефть продуктлары, 5 һәм 6 номерлы ПМКлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл советлары, мәдәният, уку йортлары, юл төзү оешмаларында хәл кадәренчә үз өлешләрен керттеләр. Барысының да исемнәрен язып бетерү мөмкин түгел. Изге эштә ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International