Эш һәм шөгыль үзәге оешма-предприятиеләр алдында быел 4 физик мөмкинлеге чикләнгән гражданны эшкә урнаштыру бурычы куя.
Ике кешене “Нива” агрофирмасына, тагын икесен сөт комбинатына урнаштыру планлаштырылды. Соңгы оешманың эшчәнлеге туктатылу сәбәпле, аларның да икесе эшкә урнаша алмады. Инвалидлар арасында эшле булырга омтылып та, шөгыльсез статусында йөрүчеләр тагын да бар.
Эш бирегез!
Шөгыль үзәгендә 31 инвалид исәптә тора. Күбесен каравылчы, гардеробчы, вахтер вазифалары да канәгатьләндерә. Ни кызганыч, районда андый эш урыннарын да сау-сәламәт кешеләр били. Шөгыль үзәге белгечләре бу проблеманы өлешчә чишүгә алынганнар. Алар 7 инвалидны эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнар категориясенә кертеп, авыл җирлекләре башлыклары аша килешү нигезендә 1 айга эшкә урнаштырганнар. Аларга тулы булмаган эш көне билгеләнгән, авылда кеше яшәми торган йортларның ишегалларын, бакчаларын чүп-чардан арындыралар. Шөгыль үзәге аларга хезмәт хакыннан тыш өстәмә 1700 сум акча түли. Ләкин бу вакытлыча гына, инвалидлар тагын бер айдан кабат эшсезләр сафына басачаклар.
Акча түләсәләр дә, кирәкми
Икенче яктан күпчелек оешма-предприятиеләр җитәкчеләре инвалидларны эшкә алудан баш тарталар. Вакансия булса, сау-сәламәт кандидатны сынау срогы белән генә кабул итүне кулай күрүчеләр аз түгел. Ә эшләргә теләүче инвалидларга нишләргә соң? Узган ел ахырында ТР Министрлар Кабинеты шөгыльсез инвалидларга булышучы региональ программа кабул итте. Аның буенча физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә махсус җиһазланган өстәмә эш урыннары булдырган оешмаларга дәүләттән шөгыль үзәге аша 66,2 мең сум акча күчерелә. Инвалид эштән китсә дә, аның урынына сәламәт кешене кабул итәргә ярамый. Моны шөгыль үзәге белгечләре даими контрольдә тоталар. Безнең районга мондый 4 вакансия бирелгән. Шуның 2се биләнгән. “Агротехсервис+” сәүдә йорты җиһазландырылган эш урыны белән каравылчы һәм кассир вазифаларын булдырган. Ә калган оешмалар дәүләт биргән акчага да инвалидларны эшкә алырга теләмиләр.
Татьяна ЛАВРОВА, 3 төркем инвалид:
- Ярты елдан бирле шөгыль үзәгендә исәптә торам. Аңарчы шәһәрнең бер мәгариф учреждениесендә ашчы булып эшләдем. 3 төркем инвалидлыкка чыккач үз эшемдә кала алмадым, анда авыр кәстрүлләр күтәрергә, кайнар плитә янында басып торырга туры килә иде. Пенсия акчам яшәргә көчкә җитә, шуңа күрә җиңелрәк эш табу турында хыялланам. Ләкин оешмаларда вакансия юк, диләр.
Рузинә КӘРИМОВА, 3 төркем инвалид:
-Берникадәр вакыт шөгыль үзәгендә исәптә торганнан соң, андагы белгечләр миңа шикәр заводыннан эш табып бирделәр. Хезмәтем җиңел – кадрлар бүлегендә документларны тәртипкә китергә булышам. Кеше арасында эшләвемә шатланып бетә алмыйм. Авырыйм, дип, дүрт дивар эчендә бикләнеп ятуы бигрәк читен иде.