Автомобиль йөртүчеләргә сөенче: Ефремов урамында яңа юлны төзү башланды

2013 елның 23 августы, җомга

Ефремов урамында яңа юлны төзү башланды

Ниһаять! Йөртүчеләр автомобиль белән түмгәктән түмгәккә “сикереп” йөреп, сүгә-сүгә дә арыган Ефремов урамында иске асфальтны салдыра башладылар. Димәк, яңа юл булачак!

Казандагы “Волгадорстрой” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте юл төзүчеләре шушы көннәрдә генә эшне башлап җибәрделәр. Сизеп торам, һәрберегездә инде сорау туды: яңа юл ничә километрда булачак? Кайчан сафка басачак? Сабыр! Барысы турында да тәртип буенча.

- Эш башларга наряд бирелүгә Буага техниканы да, эшчеләрне дә китердек. 8дән 5кә кадәр режимлы эш сәгатен онытып торырга туры киләчәк. Ял көннәрендә дә туктап тормаячакбыз. Шәһәрнең Ефремов урамында Вахитов урамы белән киселешеннән алып Ленин урамы белән киселешкә кадәр 800 метр араны асфальтларга, дигән задание алдык. Эшне сентябрь урталарына төгәлләргә исәп, - ди җәмгыять остасы Альберт Камалов. Аларның планнарына һава торышы да уңай тора әлегә, кирәкле техника да кул астында: берәр иске асфальтны кыручы механизм, экскаватор, төягеч, 30 тонна йөк күтәрешле ике “КамАЗ” машинасы, 6 эшче хезмәт куя. Юлчылар бер көн эчендә иске асфальтның өске катламын кырып алдылар. Куллануда булган материал да әрәм булмый: юл кырыйларына түшәлә. Экскаватор асфальты кырылган урынны 40-60 сантиметр тирәнлектә казырга кереште. Яңа юлның киңлеге 8 метр, озынлыгы 800 метр булачак. Казылган урынга комлы-ташлы катнашма салына һәм ике кат асфальт җәелә. Барысы да технология буенча.

Яңа юл салуга бәйле рәвештә, Ефремов урамында Вахитов тыкрыгыннан алып Ленин урамына кадәр юллар ябык.  Шәһәр җәмәгать транспорты маршруты да үзгәрә. Әлеге ара тулысынча казып бетерелгәннән соң автобуслар Вокзал урамы буенча килеп Колхоз урамына чыгачаклар һәм аннан Ленин урамына борылачаклар, аның буенча килеп, Ефремов буенча маршрутларын дәвам итәчәкләр.

Илдус ГЫЙЗЗӘТОВ, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур мәсьәләләр буенча урынбасары:

- Шәһәр әлегә юллары белән мактана алмый. Быел республика бюджетыннан барлык районнарга, шул исәптән безгә дә юл төзү өчен 20 миллион сум акча бүлеп бирелде. “Волгадорстрой” эшчеләре яңа юл салганда язгы ташуларда, күп яңгырлар яуганда су җыелып ятмасын өчен, аңа агу юллары да ясап калдырачаклар. Берочтан кирәк урынга тротуар да түшәячәкләр. 800 метр арада эшне төгәлләгәннән соң да алар Ефремов урамында аның Ленин урамы белән киселешеннән  Кызыл Армиягә кадәр участогында иске асфальтны куптармыйча гына, юлны тигезләп, асфальт салачаклар. Алга таба, җитәрлек средство бүлеп бирелсә, шәһәрнең Ефремов урамын тулысынча, Космовский, Гагарин урамнарындагы юлларны рәтләп бетерергә ышаныч бар. Ә хәзергә “Волгадорстрой”ның юл төзүчеләренә тулы куәткә эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International