Законда “Онытканмын” дигән пункт юк

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

“Онытканмын” – “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында уздырылган рейд вакытында балаларын махсус утыргычсыз алып барган әти-әниләрдән шундый аклану сүзен еш  ишеттек. 

Район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәтчелеге өлкән инспекторы Александр Маляшов белән “Кояшкай” балалар бакчасына илтүче юл кырыена парковкаландык. Ата-аналарның нәкъ сабыйларын алырга килү вакыты. ЮХИДИ хезмәткәре безнең яннан тыз-быз йөреп торучы автомобильләрнең кайсысында балалар  өчен утыргычлар бар, кайсысында– юк, ерактан ук күреп ала. Менә, бер машина алдында жезлын күтәрде. Руль артына утырган әни, инспекторны күргәч кызарып чыкты, димәк, гаебе барын үзе дә белә. 

- Сатып алырга өлгермәдек шул әле, - дип акланды үзе.  Улы автомобильнең  арткы утыргычында урнашкан. 

- Балагызга, аз дигәндә, 3 яшь. Шул вакыт та җитмәдеме Сезгә? - дип җитди сөйләште Александр. Ана каршы бер сүз әйтә алмады. Гаебе буенча тутырылган беркетмәне алып, юлын дәвам итте. 

Аңардан соң тоткарлаган автомобиль хуҗасы – әти кеше дә автоутыргыч юклыкка сәбәп тапты – салонны югач, яңадан куярга онытылган, дип аңлатты. 

- Мондый начар хәтернең ахыры бәхетсезлек белән бетсә? Сез бит балагызның гомере өчен җавап бирәсез,- дип шелтә белдерде инспектор. Бу хакта башка онытмаска вәгъдә итте чираттагы беркетмә тутырылган йөртүче. 

Бәхеткә, башка туктатылган йөртүчеләрнең андый кагыйдә бозуы ачыкланмады. 

Ә без, “пост”ны алмаштырып, Колхоз һәм Карл Маркс урамнары киселешендә туктадык. Ефремов урамында юл ясалу сәбәп-ле, транспорт агымы бирегә күчкән. 

Кагыйдә бозучыларны озак көттек. Кызык, әллә барысы да “дөрес” йөри башлаганнармы? Юк, тәртипсезләр җитәрлек икән әле. Өлкән инспектор бер-бер артлы 3 автомобильне туктатты. Беренче икесе артында иминлек каешын эләктермәгән йөртүчеләр булса, соңгысы баланы автоутыргычсыз алып бара. Монда да руль артында ата кеше. Арткы ишекне ачуга “гөнаһы” күренде – автоутыргычсыз нәни пассажир алып бара. 

- Ашыгып чыгып киттем, онытканмын,- диде, ни әйтергә  сүз тапмаган ир. 

- Законда андый пункт юк. Транспорт чарасы белән идарә итәсез икән, димәк, Сез аңа кагылышлы кануннарны да үтәргә тиешле, - дип аның сүзен кырт кисте инспектор. 

Профилактик чара барышында өч автомобильче РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылды. Ләкин сабак булырмы?! Бәлки 1 сентябрьдән соң, моның өчен штрафлар 500 сум урынына 3 мең булгач, ата-ана бу хакта күбрәк уйланыр? 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International