Буада Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операция сугышчыларының фотосурәтләре белән баннерлар барлыкка килде

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Буаның үзәк урамнарында Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар портретлары белән баннерлар сериясе барлыкка килде. Район башлыгы Ранис Камартдиновка әлеге   тәкъдим белән җирле активистлар мөрәҗәгать итте, ул идеяне хуплады.

«Без һәр портретның барлыкка килүен хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре белән килештердек. Мондый мисаллар яшь буынга да кирәк, алар якташларының - чын Герой булуларын аңласыннар өчен. Без Ватанны сагында торган  Буа егетләре белән горурланабыз», - диде Ранис Камартдинов.

Хәзерге вакытта өч баннер урнаштырылган. Өлкән лейтенант Вадим Журавлев ике Батырлык ордены белән билгеләнгән, махсус операциядә  беренче көннәреннән үк. Казан танк училищесын тәмамлаган егет взвод белән җитәкчелек итә. Вадим Журавлев  махсус хәрби операция  зонасында яралана, әмма дәваланудан соң яңадан махсус операциягә китә.

Гвардия ефрейторы Алмаз Баһаветдинов Батырлык Орденын махсус операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм патриотлыгы өчен алды. Махсус хәрби операция  зонасына ул шулай ук беренче көннәрдән үк китте, контракт имзаларга сугышчының әнисе тәкъдим итте, һәм ул уйлап та тормыйча риза булды.

Батырлык ордены белән бүләкләнгән портретлар һәм фотосурәтләр арасында Михаил Афанасьев та бар. Михаил Афанасьев батырларча 2022 елның мартында һәлак булды. Аның истәлегенә герой тәмамлаган мәктәптә истәлек тактасы урнаштырганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International