Яңа уку елы башланды. Нинди сулышта?

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Быел укытучыларның традицион август конференциясендә мәгариф системасына  яңа педагогик технологияләрне кертү каралды. Уку елы башланды, ул алдагысыннан нәрсә белән аерылачак соң? 

- Россиянең һәм Татарстанның “Мәгариф турында”гы яңа закон кабул ителгәннән соң беренче уку елы бу. Сентябрьдән яңа канун кысаларында эшләү таләп ителә, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзалов. 

Узган уку елы йомгаклары буенча районның 13 мәктәбе, шул исәптән 8е авылныкы, Татарстанның 100 иң яхшы мәктәбе рейтингына кергән. “Безнең иң яхшы укытучы”, “Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң яхшы педагог”, “Безнең иң яхшы директор” грантларын откан 67 укытучыга республика бюджетыннан бүләк рәвешендә 7023,47 мең сум средство бүлеп бирелде. 

Математика елы

Киңәшмәдә катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри техник белем бирү идарәсе начальнигы Тимерхан Алишев 2013-2014 уку елын Математика елы, дип игълан ителүен әйтте. Ул республика киңәшмәсендә укыту, тәрбия бирү буенча куелган таләпләргә, бу өлкәдә сингапурлылар тәҗрибәсенә тукталды. 2013-2014 уку елында Сингапурдан укытучылар килеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү кысаларында республика укытучыларын белем бирүнең алдынгы тәҗрибәсенә өйрәтәчәкләр. 

- Хәер, белем бирү системасы үзебездә дә начар түгел, әмма өстәмә белем алуның зыяны булмас” – диде ул. Республикада яшәүче татар, чуаш, мари, удмурт һәм башка милләт балаларының үз туган телләрен яхшы белергә тиешлекләренә басым ясады. Яңа елдан республикада беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада узачак.

Ник яшь укытучылар кайтмый?

Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов исә соңгы елларда мәктәпләрне төзекләндерүдә республика ярдәменең зур булуы, укытучыларның осталыкларын күтәрү өлкәсендә дә стимуллар, төрле дәрәҗәдә грантлар билгеләнүен әйтеп узды, мәгариф өлкәсендәге проблемаларга да тукталды. 

- Берничә ел элек киңәшмәдә сәхнә түренә педагогия училищесын, институтын тәмамлап кайтучылар чыгып баса иде. Аларны бүләкләп, хәерле юллар теләп уку йортларына озата идек. Бүген никтер алар күренми, - диде ул, директорларга, укытучыларга үзләре урынына кадрлар әзерләү мәсьәләсен кайгыртырга киңәш биреп. Пенсия яшенә җитүче педагогларга компьютерда эшләргә өйрәнү, заманча технологияләрне куллану җиңел эш түгел. Бүгенге көндә укыту-белем бирү мәсьәләсенә таләп зур. 30-40 бала белем алучы урта мәктәпләр тотуның да файдасы аз. Төпле белем бирик дисәк, аларны берләштерү зыян итмәс. Азат Касыйм улы яшүсмерләрне “В”, “С” категорияле автомобиль йөртүчеләр, тракторчылар әзерләү  курсларында укытып, йөртүче таныклыгы белән тәэмин итү, татар, рус, инглиз телләрен укытуның сыйфатын күтәрү, мәктәпләр янындагы яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларыннан нәтиҗәле файдалану, балаларның дәрестән тыш  вакытларын үткәрүдә ата-аналарның җаваплылыгы, мәктәп кирәк-яраклары өчен акча эшли белү һәм башка мәсьәләләр буенча үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Соңыннан юбилярларга, төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаган, үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга РФ, ТР һәм Буа муниципаль район Советының  Мактау грамоталары, бүләкләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International