Англиядә һәм Америкада 30 көн

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

“Алгарыш” республика программасы кысаларында районның дүрт инглиз теле укытучысы җәйге каникулда Англиядә һәм Америкада инглиз телен укыту алымнарын өйрәнеп кайттылар. Чит илдән кайткан чит тел укытучылары аннан алган тәэсирләре белән теләп уртаклаштылар.

Илсөяр ХИЗ, 1 номерлы мәктәптән:

- Бөекбританиянең Кембридж шәһәрендә бер ай яшәдем. Атнага 5 мәртәбә ЕF (инглиш фест) Халыкара тел мәктәбендә  шөгыльләндем. Испания, Япония, Төркия һәм башка илләрдән дә килеп укучылар күп иде. Инглиз телендә аралаштык. Дәресләрне тәҗрибәле, югары квалификацияле укытучылар үткәрде. ЕF мәктәбендә уку төрле илләрдә дәрес алып баруның гамәли күнекмәләрен һәм укытуның стильләрен чагыштырып карау мөмкинлеге тудырды. Курсларны тәмамлаганнан соң өч модульле имтихан тапшырдык. Һәр модульдә 80 сорау. Һәр модуль аерым бәяләнде һәм һәркайсы буенча аерым сертификат тапшырылачак. Стажировка вакытында танышкан коллегаларыбыз белән аралашып торырга вәгъдә бирдек.

Энҗе ӘБҖӘЛИЛОВА, лицей-интернаттан:

- Шерлок Холмс, доктор Ватсон, тиңсез Агата Кристи, Гарри Поттер яшәгән илгә аяк басу минем өчен зур бәхет булды. Лондонны күрергә күптән хыялланган идем. Бу илдә бары тик инглиз телендә генә аралаштык. Укыту  үзәгендә көнгә дүрт пар дәрес тыңладык. Алар уен, ирекле сөйләшү рәвешендә алып барылганлыктан, ялыктырмады. Без өч балалы гаиләдә, ике катлы йортның бер бүлмәсендә яшәдек. Аларда бездәге кебек бәрәңге, яшелчә үстерү гадәте юк, бары чәчәкләр генә утырталар. Иртә-кич хуҗалар белән сөйләштек, төшке ашны уку бинасында ашадык. Шулпалы ашны тансыкладым. Халык, бай яшәсә дә, бик экономияле. Пицца,, салатлар, макарон, бәрәңге, чәй, кофе популяр. Инглизләр үзләре шәраб, сыра эчәләр, әмма урамда исереп йөрмиләр. 

Михаил ВЕРИЯЛОВ, Зур Боерган мәктәбеннән:

- Кембридж шәһәрен студентлар каласы, дип тә әйтеп була. Монда колледжлар саны  гына да өч дистәдән күбрәк. Завод-фабрикалар бөтенләй юк, атлаган саен – кафе, ресторан. Шәһәрдә, нигездә, ике катлы йортлар. Иске, борынгы биналарны саклауга игътибар аеруча зур. Дәрестән тыш программага экскурсиягә йөрү мин тарих белән кызыксынучы кешегә бик файдалы булды. ХIII- ХIV гасырда төзелгән биналарның да ватылмыйча, тузмыйча саклануы аеруча соклану тудырды. Борынгы чиркәүләрне, сарайларны күрсәтү юлы белән туризм көчле үсеш алган. Халык мәдәниле. Кешегә уңайлы яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Пляжда хәтта инвалидлар өчен дә аерым футбол, волейбол уйнау урыннары бар. Транспортта йөрү бик уңайлы.

Гүзәл ИВАНОВА, 5 номерлы мәктәптән:

- Американың Массачусетс штатындагы Бостон шәһәрендә стажировка үттем. ЕF Халыкара тел үзәгендә укып алган белемнең файдасы зур булды. Мин яшәгән Стайдлар гаиләсе кунакчыл булды. Аларның 3 катлы йортында Япония, Корея, Бразилия, Согыт Гарәбстаныннан килүчеләр дә яшәде. Кичләрен дәрестән соң һәркайсыбыз үз илебезнең мәдәнияте, традицияләре, атаклы урыннары турында сөйләштек, Америка турында фикерләребез белән уртаклаштык. Мәдәният программасы хакында аерым әйтеп үтәсе килә. Гарвард университетына, сынлы сәнгать музеена, Бостондагы фәннәр музеена экскурсия онытылмаслык хатирәләр калдырды. Нью-Йоркта Ирек статуясын биектән күзәттек. Бу илдә кеше турында кайгырту көчле. Мәскәүдән Нью-Йоркка, ә аннан Бостон шәһәренә самолетта очтык. 16 кешенең шул исәптән минем дә багажым онытылып калганлыгы ачыклангач, 3 көндә табып китерделәр. 

Бостон шәһәрендә шагыйрь Сергей Есенинның 1924 елда туган улы Александр Сергеевич Вольпин-Есенин яши икән. Бу хакта китәсе көнне генә белдек, янына барып булмады. Америкадан мин дәрестә куллану өчен күрсәтмә материаллар алып кайттым.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International