Хисләр исән, күзләр генә бирешә

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

 

Рәссам – Михаил Андреевичның гомере буе запаста торучы һөнәре булды. Мәктәптә укыганда дәресләрдән соң бәйрәм лозунглары ясаталар иде, армиядә – дивар газеталары. Ә колхозда эшләгәндә белгәне, кем әйтмешли, ипи дә ашатты. Эштән соң “Кыят” тәҗрибә участогы өчен  этикеткалар “язды”.  Берсе –  1 сум. 

Соңгысы сүз уңаеннан гына. Һәлак булган фронтовик улы әнисе белән генә үсте. Мария Васильевна, гомерен улына багышлап, соңгы көннәренә кадәр солдат толы булып калды. Әлбәттә, гади авыл хатыны “ике метрлы” Мишасының киләчәген акварель, гуашлар белән  буялган паннолар артында күз алдына да китермәде. Ир-атның һөнәре нык, төпле, тамак туйдырырлык булырга тиеш. Михаил Гришин колхозда тимерче дә, шофер да, электрчы да булды. Ләкин, ни хәл итәсең, алачыкта кайнар мич өстендә тупас тимерләр бөккән җирдән куллар үзеннән-үзе “хисләнеп” китә бит. Әнә, туган авылы Рус Киштәгенә керү юлында постамент та ясап куйды. Бер ягына беркетелгән авыл исеме бүген дә тора, икенчесендәге “Хәерле юл!”ның хәрефләре коелып беткән. Әллә яңартыйммы, дип талпынып та караганы бар авторның, юк, күзләр дә, көч тә яшь чактагы кебек түгел шул. 

Мәрхүм әтисе Андрей Иванович сугыштан кайтмады. Һәлак булуы турында “кара” пичәтендә кайда җирләнүе дә язылмаган. Әтисе каберен табарга гомер буе хыялланып та максатына ирешә алмаган улы үз бурычын башкача үтәргә карар кылды – аның һәм сугышта һәлак булган абыйлары, авылдашлары истәлегенә үз куллары белән һәйкәл торгызды. Элек аның тирәсенә Җиңү көнендә ветераннар җыела иде. Хәзер инде алар да калмады, диярлек...

Пролетариат юлбашчысы Ленин портретын да ясаганы бар Гришинның, ике тапкыр – заказ буенча. Ә кайчак, күңеле иләсләнеп китеп, буяу-пумала алып, табигатькә чыгып китә. Картиналарны оста итеп күчереп куя. Алардан “галерея” өйдә дә, чоланда да, бүлмәләрдә дә урын алган. 

Буш вакытта китап уку белән дә мавыга Михаил Андреевич. Сәяхәтләр, сугыш турында китаплар китапханә ачарлык күп аларда. 

- Яшьләргә ул, әнә, күңелсез. Нәрсә белән шөгыльләнергә аптырыйлар. Күзләрем яхшы күрсә, азрак хәл булса, күңел өчен булса да бераз пумала “кыштырдатыр” идем, клубка чыгып берәр партия бильярд уйнар идем әле, - ди Михаил дәдәй. Болай да тик тормыйлар инде хатыны Александра Васильевна белән, яшелчә үстерәләр, сыер тоталар. 

- Зур терлек асравы кыен хәзер бездә. Пай җирләребез юк. Каршыбызда 5-10 метрда гына күл бар, анда да каз-үрдәк йөздерергә ярамый, - диләр картлар беравыздан. Ә мин Рус Киштәгендә халык яшел “җәннәттә” яши, дип азрак көнләшеп тә куйдым иде Гришиннар йортын эзләп барганда. 

Менә шулай картларча гади гомер сөрәләр алар. Юк, дөрес әйтмәдем. Бер дивардан, икенчесеннән “карап торган” картиналар Михаил Андреевичның күңеле һич тә карт түгел әле, дип “кычкырып” торалар. Хисләр исән, күзләр һәм куллар гына елларга бирешә...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International