Кәефләр дә, һава торышы да шәп булды

2013 елның 6 сентябре, җомга

Шәһәрнең үзәк стадионында узган традицион Чәчәк бәйрәме Республика көненә, шәһәргә – 233, районга 83 ел тулуга багышланды. 

Чәчәк исе килә

Зур җанлылык, чәчәк исе, бәйрәм кәефе тантана итте ул көнне. Бүген рәсми чыгышлар ясалучы трибуна каршында да чәчәк-гөлләрдән плакатлар, рәсемнәр урын алган. Мәктәпләр, оешма-предриятиеләр “өйгә эш”не тулысынча башкарып чыкканнар, чәчәкләрдән композицияләрне, панноларны Экологик мәдәният һәм мохитне саклау елында яшәгәнебезне искә алып эшләгәннәр. Әрекмән, ромашка, бака яфрагы, мәчтүрә ише чүп үләннәре дә эшкә яраган.

Тантананы башлап муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов барысын да бәйрәм белән котлап, күңелле хәбәрне ирештерде: районыбыз бөртекле-кузаклы культуралардан тулай уңыш җыеп алу буенча республикада икенче урынга чыккан. Кулланучылар хокукларын яклау, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү буенча ТР Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко ТР Президенты Рөстәм Миңңнеханов мөрәҗәгатен укыды. 

Иң оста бизәүче кем?

Иң оста чәчәк үстерүчеләрне бүләкләү башланды. 

- Чәчәк-гөлләр орлыклары әзерләү буенча теплица оештырырга ниятебез бар. Орлыклар һәр теләүчегә дә җитәр иде. Киләчәктә бүләкләнүчеләр сафы тагын да ишәер, - диде, аларның күңелен тагын да үстереп, Азат Айзетуллов. “Җитештерү территориясен чәчәкләр белән бизәү” номинациясендә беренче урынга инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йорт лаек булды, шикәр заводы һәм “Арктика” боз сарае икенче-өченче урыннарда. “Учреждениегә орынып торучы мәйданнарны иң матур бизәүче” номинациясендә “Авангард” җиңде. Кайбыч авылындагы идарә каршындагы “оҗмах бакчасын” үзебез дә барып күрдек. Килдураздагы республика балалар санаторие, Күл Черкенендәге Бакый Урманче музей-йорты территория-ләре дә бик матур, дип табылды. “Чәчәкләрдән иң яхшы картина” номинациясендә призлы урыннарны жюри лицей-интернатка (80 килограммлы кабак үстергәннәр), Пенсия фонды идарәсенә, “Буа газы” җәмгыятенә бирде. “Шәхси йортын иң матур бизәүче” булып Степановка авылыннан Иван Егоров танылды. “Торак милекчеләре ширкәтен иң матур би-зәү” номинациясендә Арефьев урамының 2 “А” һәм 19 номерлы, Титов урамының 4 номерлы йортларында яшәүчеләр җиңде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында “Алтынчәч”, “АБВГДЕЙка”, ”Теремок”, мәктәпләр арасында 5 номерлы, 2 номерлы лицей-интернат аерылып тордылар. 

Чын патшабикә!

Аннан соң бәйрәмнең “Чәчәк патшабикәсе” сайланды. Иң матур “чәчәкләр” бу исемне дәгъвалады. Иң күп алкышларга һәм “патшабикә” таҗына 2 номерлы лицейдан роза-Эльвина Батырова лаек булды. Аның башына таҗны район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов кигезде.

Пәһлеваннар мәш килде

Спорт сөючеләр дә бәйрәм итте – үзара ярышып. 2 номерлы мәктәп укучысы Рафаэль Кәлимуллин 16шар килограммлы герларны 58 тапкыр өскә чөйде. 24әр килограммлы “туплар” белән Илдар Низамиев, Рөстәм Төхфәтуллин, Марат Хәйретдинов “уйнадылар”. Кул көрәше ярышы да кискен барды. “Газель” микроавтобусын да тартып карады халык. Хәер Рөстәм Төхфәтуллинга беркем дә тиңләшә алмады. 20 сантиметрлы кадакны өч сугудан бүкәнгә кертергә теләүчеләрне дә чакырып кына тордылар. Җиңел генә кебек, әмма четерекле эш булып чыкты ул. 

Бәйрәмнең соңгы ноталары кичке концерт булып яңгырады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International