Әлеге язмага керешер алдыннан районның төрле авылларына шалтыратып, бәрәңгенең ничек чыгышын белешетек. Быел кайдадыр аны ир-ат йодрыгы кадәрле зурлыкта җыйганнар, кайдадыр күгәрчен йомыркасы хәтлесен.
Шулай да “икенче икмәк” күпчелек авылларда уңган.
- Елдагыча әйбәт уңыш чыга. Кайбер участокларда уртачадан да яхшырак булды. Яңгырлар халык теләгәнчә еш яумаса да, бәрәңгенең орлыгын алмаштыручылар отты, - ди Яңа Тинчәле авыл Советы секретаре Ләйсән Мифтахетдинова. Әхмәт авылында яшәүчеләр быелгы уңыштан аеруча канәгать.
- Коедан сосып, бакчага, бәрәңге арасына су да сиптергәләдек. Шул урында аеруча эре булып яралган. Череге дә юк. “Удача” сортлы бәрәңге “удачный” быел, - ди әлеге авылда яшәүче Сиринә Ибәтуллина. Әлши авылында исә буразнасыннан 6-7 чиләк чыга, уйсурак җирдә урыны-урыны белән 9-10 булгалый, дип ышандырдылар. Бу – начар түгел. Мөкерледә дә шундыйрак хәл.
- Бәрәңге әйбәт. Зарланырлык түгел. Яңгыры азрак булды, ләкин халыкны бәрәңгесез калдырмады, - дип “рапорт бирде” Тимбай авыл җирлеге башлыгы Радик Вәлиев. Адав-Толымбай авылында да өстәрәк урнашкан участокларда уңыш “сыеграк”, ә түбәнрәк җирләрдә яхшы, дип әйтерлек, диделәр.
Ә менә Аксу халкы быел “зур” бәрәңгедән мәхрүм. Нәкъ кирәк чакта яңгыры яумады, дип аңлаталар үзләре хәлне. 15 сутый җирдән дә нибары ике капчык уңыш алучылар булган. Күрәсең, кишер, суган үстерү белән данлы аксулылар да, һава торышы уңай килмәгәч, бернәрсә эшли алмаганнар. Бәхеткә, бәрәңге бакчасын сугарып торган авыл фермерының бәрәңгесе быел аерым шәп булган. Халык кышлыкка аннан сатып ала, диләр.
Зур Фроловода да бәрәңге вак, дип зарландылар. Аның сабагы да июль ахырында ук корып беткән булгач, халык зур уңышка өметләнмәгән дә. Яңгыр булмады, диләр барысы да беравыздан. Хәзергә кышлык запасны Чуашстаннан килгән бәрәңге сатучылардан алалар. Ә менә Исәктә бәрәңге, кем әйтмешли, шахмат тәртибендә өлгергән – әйтик, бер күршенең котырып уңган, икенчесе вак-төяк кенә казып чыгарган. Монда хәтта яңгырның роле дә аз булган, күрәсең, ул бит бөтен җиргә тигез яуган. Икенчедән, бакчасына су агызучылар да бәрәңгегә тиңмәгәннәр.
- Бөтен эш бәрәңгенең сортында, бугай. Әнә, “Удача” дигәне быел ишелеп уңды. Магнитогорсктан махсус алып кайткан орлыктан үскән сары эчле кызыл бәрәңге әйбәт чыкты, - диләр исәклеләр.
Кыскасы, быел кем “Ах, бәрәңге!”, кем “Эх, бәрәңге!, диярлек, тигезсез уңган. Ләкин күңел төшерергә кирәкми, күршең бай булсын, дигәннәр элек-электән.