Бу бәйгене алдан “Автоледи” исеме астында уздыру планлаштырылган иде, аннары, ярышка ир-егетләр дә чакырылгач, ул “Авточемпионат”ка әверелде. Кыскасы “ледилар” белән беррәттән “джентльменнар” да муниципаль район башлыгы кубогына дәгъва кылдылар.
Хатын-кызга
өстән карамагыз!
Ветеринария техникумы автодромында җыелган ир-егетләр сер бирмәскә тырыштылар, үзара сүз алыштылар, ә хатын-кызлар китапка “чумды” – юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады. Зерәгә тырышмадылар булып чыкты. Чемпионатның беренче этабында – юл йөрү кагыйдәләреннән имтиханда ир-егетләрнең “кикриге” тиз шиңде – кызлардан үрнәк алмаганга үкенеп туя алмадылар.
- Кызлар теорияне яхшырак беләләр, - ди чемпионатның судьясы – район ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу һәм теркәү буенча дәүләт инспекторы Эмиль Миңнебаев. Ә руль артындагы хатын-кызга өстән караучы затларга азрак кызарырга туры килде. Зур тизлек белән җилдерә белү икенче эш икән ул! Зур тырышлык бәрабә-ренә ир-егетләр дә имтиханны тапшыра алдылар.
Ир-егетләр
“урамында да” бәйрәм булды
Аннары катнашучылар автодромга юл алды. Җанатарлар бихисап җыелган! Беренче сынау – автомобильне фигуралы йөртү. Тизлек тә, дөрес йөрү дә исәпкә алына. Менә, старт сызыгыннан бер-бер артлы кузгалган автомобиль-ләр алга ыргылдылар. “Елан”ны үтү, беренче карашка җиңел тоелса да, катнашучылар каушады, арада өч таякны аударучылар да булды. Ләкин, йөр-түчеләр никадәр генә сорамасыннар, хаталар өс-тендә эш рөхсәт ителми. Бәлки эстакадада уңыш елмаер?! Монда да кагыйдә бозучылар җитәрлек – кайберләре “тау”га ме-нәр алдыннан тукталыш ясарга оныттылар. Финиш алдыннан сынауның иң катлаулысы – автомобильне “гаражга” кертергә кирәк булды. Монда инде бәй-рәм “ирләр урамына” күчте.
Җиңүчеләргә – бүләкләр
Ахырдан хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында шәхси беренчелек, командалар, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Аларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллин һәм ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Равил Мөхәммәтбариев тапшырдылар. Хатын-кызлар арасында өченче урында Резедә Феклистова, көмеш медаль бәйгенең иң яшь катнашучысы Энҗе Гафуровада, беренчелекне Альбина Хәйбуллина алды. Ә менә ир-егетләр арасында пьедесталда, кем әйтмешли, “законлы” состав – беренче урында “Автомобилист” автомәктәбе директоры урынбасары Рәфис Галәветдинов, икенчедә – күптән түгел район ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу һәм теркәү бүлеге өлкән инспекторыннан район эчке эшләр бүлегенең административ закончылык буенча өлкән инспекторы вазифасына күчкән Илдар Гыймалетдинов, өченчедә – “ДОСААФ” автомәктәбе инструкторы Наил Гыйззәтуллин. Автомәктәпләр арасында да аерым бүләкләү булды. Иң яхшысы, дип “Автомобилист” танылды. Ә номинацияләр буенча “Автомәктәпнең иң яхшы инструкторы” – Фоат Хәсәнҗанов, “Районның иң яхшы оешмасы” – ветеринария техникумы, “Иң яхшы спорт автомобильле гаилә” – Феклистовлар. Барлык катнашучыларга да “Росток” картинг клубы җитәкчесе Илдар Сабирҗановның шигырьләр китабы бүләк ителде.