Буа районында шикәр чөгендерен һәм көнбагышны җыярга керештеләр

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Заря» һәм «Авангард» хуҗалыклары шикәр чөгендере казуга керештеләр. Уңышны 9 мең га мәйданда җыярга уйлыйлар. Район башлыгы Ранис Камартдинов кырларны карады.

«Зур эшләр тора- 9 мең га мәйданда чөгендер җыеп аласы бар, хәзергә уңдырышлылык - гектардан 400 центнердан артык. Инде чәршәмбедән үк  татлы тамырны шикәр заводына  ташый башлауны планлаштырабыз. Һава торышы авыл хезмәтчәннәре эшләре өчен  уңайлы», - дип билгеләп үтте Буа районы башлыгы.

Буа шикәр заводы атна уртасында чөгендер кабул итә башлар, ә 10 сентябрьдән соң  тулы көченә эшли башлар дип планлаштырыла. Быел предприятие эшкәртү күләмнәрен арттырачак һәм яңа куәткә чыгачак - тәүлегенә 6 000 тонна. Чагыштыру өчен 10 ел элек күрсәткеч 3 мең тоннадан бераз артып киткән иде. Эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга биредә дәвам итә торган модернизация ярдәм итте. Эшкәртүчеләр планында  киләсе елда эшкәртүне тәүлеккә 1 000 тоннага арттыру.

Буа районында шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары көнбагыш җыя башладылар. Беренче гектарлар 20 ц/га чамасы уңыш күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International