Бизнеска республикада законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы буенча төзелгән «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы эшләп килә.
Проектның проблемалы сорауларга җентекле аңлатмалар бирә торган контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара хезмәттәшлеге җайга салынган, типлаштырылган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. Шуның аркасында https://provbiz.ru/ сайтында тикшерүләр узу буенча гамәли рекомендацияләр белән файдалы белемнәрнең уникаль базасы тупланды. Ресурс 1 100 типлаштырылган хокук бозудан һәм аларны булдырмый калу ысулларыннан гыйбарәт. Шулай ук сайтта эшкуарларда барлыкка килә торган тормыш хәлләре буенча 3 500 дән артык сорау-җавап җыелган.
«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы - эшкуарлар өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның цифрлы платформасы.