25 августта Казаннан Ульяновскка су асты канатларында Идел буйлап 19 ел эчендә беренче рейс булды. Герой-шагыйрь хөрмәтенә "Муса Җәлил" дип аталган "Метеор-2020" дүрт сәгать эчендә ике шәһәрне аерып торучы 220 чакрым араны узды.
А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән яңа судноны быел җәй көне суга төшерделәр. Портта ул тоткарланмады. Заманча куркынычсызлык һәм уңайлылык нормаларына туры килми торган элеккеге совет "метеоры"ннан бу модель шактый аерыла. Судно 120 дән 140 пассажирга кадәр сыйдырышлы, сәгатенә 65 километрга кадәр тизлекне арттыра. Салонда үзеңне самолеттагы кебек уңайлы хис итәсең. Хәтта багаж киштәләре дә зур авиалайнердагы кебек ябыла. Буфет һәм телевизор бар.
Әлегә "Муса Җәлил" ял көннәрендә туристлык төркемнәрен Ульяновск шәһәренә һәм кире алып барачак. Ә киләсе елда тулысынча маршрутка басачак.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә - Казаннан Ульяновск шәһәренә кадәр елга рейсы - "Бөек Идел юлы" зур проектының бер өлеше.