Озак вакытлы карау системасы кысаларында Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлекчәсе белгече “Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе” технологиясе буенча чираттагы шәхси дәрес үткәрде.
Дәрес тернәкләндерүнең техник чараларына багышланган иде. Программада катнашучы: тез буыннары, бот сөякләре белән проблемалары булган социаль хезмәтләрне алучы, ул үзе иелә алмый. Белгеч тернәкләндерү чараларын сайлаган, алардан ничек файдаланырга икәнен күрсәткән: төймә каптыру җайланмасы, оекбашларны кию җайланмасы, алар социаль хезмәтләр алучыга караучы булмаган вакытта үз-үзеңне хезмәт күрсәтүне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.