Милләтара ызгышларга бездә урын юк

2013 елның 6 сентябре, җомга

Буа муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең соңгы утырышы районда эчке эшләр бүлегенең, шәһәр прокуратурасының, РФ федераль иминлек хезмәтчелегенең ТР буенча идарәсенең экстермистик характердагы гамәлләр кылуга, милләтара ызгышлар тудыруга кагылышлы гражданнарны ачыклауда эшчәнлеген берләштерүгә һәм ныгытуга юнәлтелде.

Утырышта республикада киң тикшерү тапкан Нурлат вакыйгасы да искә алынды. Буада бер гаилә булып яшәүче төрле милләт халыклары белән аларны тагын да берләштерүче, һәркайсының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен исәпкә алып үткәрелүче чаралар турында да сүз барды.

3 сентябрь – Россиядә Бердәмлек террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан һәм уку елы башланыр алдыннан ук мәктәпләрдә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә иминлек тәэмин итү, балаларны саклау мәсәьәләсе дә каралды. Бесландагы коточкыч хәлләр дә искә төшерелде. 

Соңыннан сентябрьдә узучы “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы планы җиткерелде һәм комиссия әгъзаларының аны тормышка ашыруда активлыгы соралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International