Лениногорскида кошчылык фабрикасында кош гриппы чыгуы ачыкланган. Инфекция таралмасын өчен карантин республиканың 9 районында игълан ителде.
Рәис Рөстәм Миңнеханов эпизоотик учак, куркыныч зона һәм күзәтү зонасы территорияләрендә югары патогенлы кош гриппы буенча карантин кертү турында указга кул куйды.
Чыгу урыны - «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ булды. Барлык кош-корт - 220 мең тавыкны суюга җибәргәннәр. Йогышлы кошларны дәвалау тыелган, шул исәптән, указ кош-корт һәм йомырка кертүне һәм алып чыгуны, кошчылык, терлек азыгы, инвентарьлар алып чыгуны рөхсәт итми. Шулай ук кошчылык фабрикасы идарәчесенә барлык хезмәткәрләрне вакцинацияләүне тәэмин итәргә кирәк.
Күзәтү зонасына янау зонасы чикләреннән кимендә 50 км радиуслы территория керде. Бу республиканың 9 районы - Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, кош-корт тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә.
Кошлар гриппының югары патогенлы вирусын кертмәү һәм таратуны булдырмау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тоту буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 03 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк.
Сезнең хуҗалык өчен икътисадый зыянны булдырмау максатларында Идарә кошларны алдан ук суярга киңәш итә.
Һәлак булган кош табылган очракта аны Казан шәһәре, Родина ур., 25А, адресы буенча лаборатор тикшеренүләргә җибәрергә.
Хөрмәтле Татарстан халкы! Республиканың иминлеге сезнең уяулыгыгызга, аңлылыгыгызга бәйле!
Кош гриппын профилактикалау белән бәйле сораулар барлыкка килгәндә, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: (843) 278-93-53.