Һәр ел саен, 3 сентябрьдә, бөтен ил буенча терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар үткәрелә.
Ул вакытта, Беслан фаҗигасе вакытында, террорчылык актында берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе балалар. Өч көн буе тоткынлыкта утырганда, алар бер тамчы су да эчә алмаганнар. «Тормыш тамчысы» акциясе инде безнең арада булмаган кешеләр белән символик рәвештә су бүлешергә чакыра. Бу буыннарның аерылгысыз хәтере, халкыбызның тарихын һәм хәтерен саклау.
Буа яшьләре «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды, аның барышында террорчылык актларының истәлекле даталарын искә төшерделәр, корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Террорчылык актлары корбаннары истәлегенә һәркем кулларына су алды һәм кеше тормышын символлаштырган үсемлеккә су сипте.