Казан - Ульяновск - Казан шәһәр яны поездлары йөреше дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңартыла

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан - Ульяновск - Казан шәһәр яны поездларында пассажирларга уңайлы булсын өчен, өстәмә рейс көннәре өстәлде.

14 сентябрьдән 6751/6753 Казан - Ульяновск поезды яңадан пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк.

Кире юнәлештә 15 сентябрьдән 6752/6754 номерлы поезд җомга, шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә барачак.

Шул уңайдан Казан - Борындык - Казан поездларының йөрү  ешлыгы үзгәрәчәк.

14 сентябрьдән 6749 Казан - Борындык поезды дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көнне барачак.

15 сентябрьдән 6750 Борындык - Казан поезды сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне  барачак.

Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны түбәндәге чыганаклардан алырга мөмкин:

- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе);

-https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;

- "Россия тимер юллары пассажирларына" мобиль кушымтасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International