Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «Санпросвет» коммуникация стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Сәламәт диктант» мәгариф-агарту акциясе үткәрә. «Сәламәт диктант» акциясендә катнашучылар шәхси гигиенаның төп кагыйдәләре, авыруларны профилактикалау, сәламәт туклану һәм санитария-гигиена нормалары буенча үз белемнәрен тикшерә ала. Акция 13 яшьтән өлкәнрәк социаль-демографик төркемнәр аудиториясенә исәпләнгән.
«Сәламәт диктант»ы 2023 елның 25 сентябреннән 30 сентябренә кадәр махсус төзелгән Роспотребнадзорның Санщит.рус. ресурсында узачак.