Термометрия буенча санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәү максатыннан, катнашучыларны теркәү һәр яшь категориясе өчен билгеләнгән вакытта узды.
Ярышларда 1000 м дистанцияне узып, 300ләп кеше катнашты. 500м дистанциягә стартка беренче булып 2014 елгы балалар һәм аннан яшьрәкләр чыктылар, эстафетаны 5-6, 7-9, 10-11 сыйныф укучыларына, студентларга, оешма һәм предприятиеләр вәкилләренә тапшырдылар. Бәйрәм чарасын спорт ветераннары төгәлләде.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.