Батырлык ордены белән бүләкләнгән Буа сугышчысы гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Батырлык ордены белән бүләкләнгән Буа районыннан махсус хәрби операциядә  катнашучысы ата - аналарына видео яздырды һәм якыннарына ярдәмнәре өчен, районга - гуманитар ярдәм өчен һәм хатлар һәм рәсемнәр җибәрүче балаларга рәхмәт белдерде.
«Әни, әти, минем бар да яхшы. Буалыларны каршыладык, ярдәм алдык. Барыгызга да зур рәхмәт! Тиздән өйгә кайтабыз», - дип сөйли сугышчы Алмаз Баһаветдинов.


Ул шулай ук Буа районы хәрби хәрәкәтләре ветераннарына рәхмәт белдерде, алар даими рәвештә махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөк партияләрен илтәләр. Видеоны район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында бастырып чыгарды.


«Алмаз Баһаветдинов һәр буалылыарга таныш: Алмаз портреты шәһәрдәге баннерларның берсен бизи, аның сугыш юлы барлык сугышчыларга үрнәк булып тора», - дип билгеләде Ранис Камартдинов.


Буада элегрәк Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операция сугышчыларының портретлары белән баннерлар сериясе урнаштырылган иде. Шулай ук видеода сугышчы  Василиса Петуховадан алган матур итеп бизәкләнгән хатны укый. Сугышчылар мондый хәбәрләр алу өйдән еракта булганда күңелне җылыта  дип әйтәләр.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Буа районы махсус хәрби операция зонасына яшелчәләрдән, маскхалатлардан, маскировка челтәрләреннән, техникадан һәм УАЗдан торган чираттагы 3,5 тонна йөк илтеп тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International