Форум 20сеннән 22 сентябрьгә кадәр Kazan Expoда узачак. Быел катнашучыларны зур эшлекле программа, технологияләр күргәзмәсе, хакатоннар һәм питч-сессияләр, техник визитлар һәм мастер-класслар көтә.
Форумда танылган һәм тәҗрибәле спикерлар - федераль технологик компанияләр җитәкчеләре чыгыш ясаячак.
Чара турыдан- туры формата һәм онлайн узачак. Катнашучының шәхси кабинетында дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кызыксынган сессияләрне карарга мөмкин, шулай ук трансляцияләрне ВКонтакте төркемендә карарга була: https://vk.com/kazandigitalweek.