Бүген Буага эш визиты белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Иртәдән үк ул район халкының шәхси кабул итү вакытында биргән сорауларына җавап бирде.
Шулай ук Эльмира Әмировна Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды, биредә яшәүче социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты. Интернат - йортта яшәүчеләр яшәү шартлары турында сөйләделәр һәм көн дәвамында нәрсә белән шөгыльләнүләрен күрсәттеләр.