«Валюта көйләү һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» онлайн вебинарында катнашырга чакырабыз

2023 елның 22 сентябре, җомга

2023 елның 25 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Валюта көйләү һәм валюта контроле өлкәсендә актуаль үзгәрешләр» темасына вебинар үткәрә.

Вебинарда валюта контролендә үзгәрешләр, тышкы сәүдә килешүләрен гамәлгә ашыру кысаларында исәп-хисапларны акчалата үткәрү кагыйдәләре, вәкаләтле банкларга исәп-хисап документларын тапшыру тәртибе каралачак.

Спикер сыйфатында «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбенең федераль тренеры Мөфтәхетдинова Хәлидә Рафаил кызы чыгыш ясаячак.

Конференциягә тоташу сылтамасы:

https://us06web.zoom.us/j/88432093422?pwd=mCWgkFvjHgE0W6OcJyAcvH6kg4gqa.1

Конференция идентификаторы: 884 3209 3422

Керү коды: 500647

Теркәлү МСП.РФ  платформасы аша 25 сентябрьгә кадәр. 

Теркәлү һәм вебинарда катнашу мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч- Наталья Ширяевага +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International