Котыру авыруы-аеруча куркыныч кискен вируслы йогышлы авыру, ул үлем белән тәмамланган үзәк нерв системасының зарарлануы белән характерлана, ул авыруның беренче сәгатьләрендә кешегә ярдәм күрсәтелмәгән очракта 100% үлемгә китерә. Котыру авыруын кисәтеп була, инде барлыкка килгән авыруны дәвалау чаралары юк. Дөньяда һәр 10 минут саен бер кеше котырудан үлә.
Котыру вирусының төп чыганагы булып кыргый хайваннар, беренче чиратта төлкеләр, бүреләр, шулай ук этләр, мәчеләр тора. Торак пунктларга ерткычларның үтеп керүе авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына котыру авыруы йоктыруга китерә, алар үз чиратында кешеләргә дә котыру авыруы йоктыру чыганагы булып хезмәт итә ала.
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы белгечләре мәгълүматлары буенча, 2023 елның 8 аенда Буа, Тәтеш, Апас һәм Чүпрәле районнары бүлекчәләрендә барлыгы 178 очрак теркәлгән, шул исәптән 48е - балалар; шулардан этләр тешләве- 131, шул исәптән 34 балалар; башка төр хайваннардан ияргән 47 очрак. Кешеләр һәм хайваннар арасында котыру авырулары теркәлмәгән.
Кешегә авыру котырган хәйван тешләү, тырнау, тиредәге җәрәхәтләр булганда яки зарарланган селәгәй белән пычранган әйберләр белән контактта булганда йога. Инфекцияле материалның (авыру хайванның төкерекләре) кеше авызының, күзләренең, борын куышлыгының лайлалы тышчаларына эләккәндә дә йоктыру мөмкин.
Шуны белү мөһим: котыру авыруын китереп чыгаручы вирус авыру хайванның төкерегендә авыруның күренеп торган билгеләре барлыкка килгәнче 10 көн алдан булырга мөмкин.
Кеше организмына кергәч, вирус нерв юллары аша тарала, баш миенә җитә, анда үзәк нерв системасының мөһим элементларының эшен бозучы ялкынсыну үсә, нәтиҗәдә- үлем.
Котыру авыруын вакцина профилактикасы һәм кыргый һәм караучысыз хайваннар белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү ярдәмендә кисәтеп була.
Россия Федерациясе территориясендә йогышлану чыганагы булып еш кына этләр, мәчеләр, кыргый хайваннардан төлкеләр, ярканатлар, керпеләр, бурсыклар, бүреләр тора. Сыерлар, сарыклар, атлар, төрле кимерүчеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йогышлану сирәк була.
Инфекцияне ничек кисәтергә:
1. Кыргый хайваннар белән элемтәгә кермәскә.
2. Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәргә.
3. Караучысыз этләр һәм мәчеләр белән элемтәгә кермәскә!
Потенциаль авыру хайван белән контакт булса, нәрсә эшләргә.
Тешләгәндә, тырнаганда, яисә авыру хәйваннан селәгәй эләккәндә яраларны 15 минут дәвамында сабын эремәсе белән, аннары суүткәргеч суы белән юарга, аннан соң водород перекисе эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Яра кырыйларын 5 процентлы йод белән эшкәртегез. Шуннан соң шунда ук яшәү урыны буенча травматолог-табибка мөрәҗәгать итәргә, ул кирәк булганда профилактик прививкалар курсын билгеләячәк.
Вакытында кертелгән вакцина гына кешедә котыру авыруыннан коткара. Антирабик прививкалар курсы никадәр иртәрәк башланса, иммунитет шулкадәр тизрәк барлыкка киләчәк, бу авыруның үсешен булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Котыру авыруыннан дарулар хәзерге вакытта юк! Котыру авыруына каршы прививкалар мәҗбүри медицина иминияте полисы булуга карамастан, бушлай үткәрелә.
Вакцинаны мөрәҗәгать көнендә, аннары тешләгәннән соң 3, 7, 14, 30, 90 көн узгач кертәләр; вакцина 1,0 мл дозада, иңбаш мускулына кертелә. Дәвалану вакытында алкоголь куллану катгый тыела.
Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәү, кыргый һәм караучысыз хайваннар белән аралашканда саклык чаралары, вакытында ясалган вакцинация сезне котыру авыруыннан саклап калачак!
Чыганак материаллары буенча: http://cgon.rospotrebnadzor.ru