Тауфик абый Буа районының Каенлык авылында туган. Гомере буе туган җирендә колхозда эшли. Терлекче булып хезмәт куя.
Хатыны белән бергә 4 бала тәрбиялиләр. 2007 елда тол кала һәм хәзер ялгыз яши. Әмма моңа да карамастан тавыклар тота, бакча белән шөгыльләнә.
- Ул һәрвакыт эштә. Бакчада яшелчәләр үстерә, Балаларны һәрвакыт шатланып каршы ала, озатып йөри. Аның шундый ук энергияле, сәламәт булып калуын телибез, - дип сөйләде Зур Фролово авыл җирлеге башлыгы Ольга Масленцева.
Тәүфыйк Рәхмәтуллинны юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлектә туганнары һәм якыннарының яратуын, игътибарын тоеп яшәвен телибез.