Буа – «Татарстанның мәдәни башкаласы»

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының мәдәният көне узачак.

Буа районы кунакларга онытылмаслык хисләр – якты концерт программасы, шулай ук күргәзмәләр һәм мастер-класслар районның күпмилләтле колоритының бөтен палитрасын ачачак.

16: 00 сәгатьтән Татар филармониясендә Буа осталары күргәзмәсе күрсәтеләчәк. Кунакларны халык җырлары һәм биюләре белән каршы алачаклар. Биредә «Екатерины II каретасы», «Сөембикә манарасы», «Теләкләр агачы» декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Һәр килүче халык иҗаты атмосферасына чума алачак. Буа  ягы осталары декоратив-кулланма сәнгать буенча мастер-класслар оештыралар, анда осталар җитәкчелегендә борынгы һөнәрчелек нигезләренә кушылу һәм үзләренең уникаль әшләнмәләрен булдыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Халык иҗаты күргәзмәсендә һәркем балчык чүлмәкләр, энҗе, түбәтәй һәм изү  ясау буенча җирле осталарның иҗаты белән таныша алачак, шулай ук үз куллары белән йоннан эшләнмә ясарга һәм тукыма станоктарында туку буенча мастер-класста катнашырга мөмкин булачак.

Бәйрәм атмосферасын күп кенә дәрәҗәле фестивальләр һәм конкурслар лауреатлары булган Буа муниципаль районы артистларының  матур концерты бирәчәк.

18.00 сәгатьтә концерт залында Буа районы «һәр җәүһәрдә - халкым тарихы!» исеме белән концерт кысаларында иҗат коллективлары һәм республиканың танылган мәдәният эшлеклеләре-районнан чыккан кешеләр иҗат тормышының күпмилләтле палитрасын тәкъдим итәчәк. Программа барышында тамашачылар Буа  ягы территориясендә яшәүче халыкларның бәйрәмнәре һәм йолалары атмосферасына чума алачак. Фольклор, вокал, хореография һәм инструменталь ансамбльләр үз иҗатында мәдәният, көнкүреш һәм традицияләрнең үзенчәлеген чагылдырган концерт номерларын тәкъдим итәчәк.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Барыбызны да милли киемнәрдә көтәбез.

Керү бушлай, чакыру билетлары буенча. Билетлар филармония кассасында.

Үткәрү урыны: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

Казан, Павлюхин урамы, 73

Белешмәләр өчен телефон: (884374) 3-21-09

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International