29 сентябрьдә сәгать 10нан 12гә кадәр, «кадрлар потенциалы» ае кысаларында, Росреестр һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастр эшкә урнашу тәртибе турында кайнар линия үткәрәчәк. Чара Росреестрга 15 ел тулуга багышлана.
Ведомство белгечләре ачык вакансияләр, эш эзләүчеләргә таләпләр һәм эш шартлары турында сөйләячәк. Бу һәм башка сорауларны татарстанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак. Иң популярларына җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.
Росреестр — заманча һәм динамик үсештә булган ведомство, аның төп функцияләре:
- күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәүнең бердәм дәүләт системасын тәэмин итү;
- дәүләт җир һәм дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашыру;
-арбитраж идарәчеләре, бәяләүчеләрнең үз-үзен көйләүче оешмалары һәм арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген күзәтү.
«Роскадастр» ГХК— Росреестр карамагындагы компания, ул күчемсез милек өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтә.