Буа районында махсус хәрби операциясенең ике сугышчысы белән хушлаштылар. Борис Чашкин 2022 елның 23 октябрендә мобилизацияләнә. Николай Безруков контракт буенча хезмәт итә. Озату мәрәсименә район башлыгы Ранис Камартдинов килде. Хәрбиләрне соңгы юлга хәрби оркестр тавышлары астында, Казан югары танк команда училищесының мактаулы каравылы озатты. Әлшидә Борис Чашкин белән белән хушлаштылар. Бөтен авыл Чашкиннар гаиләсенә ярдәм итә һәм аларны бик хөрмәтлиләр. Борисның әти – әнисе Нина Борисовна һәм Николай Михайловичка лаеклы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.
Хушлашу мәрәсиме Адав-Толымбайда да узды. Николай Безруков белән саубуллаштык. Ул контракт буенча хезмәт итәргә киткән, яраланып кайта, дәвалану уза. Туган авылында ялы вакытында яңа часовня территориясен киртәләгәндә ярдәм итә һәм яңадан июль ахырында хәрби махсус операция зонасына китә. Авылда яңа часовняны бик көттеләр, моннан 10 көн элек иске зират урынында ачтылар аны. Николай үзе дә бу вакыйганы көтте, әмма күрә алмады- яңа диварларда беренче гыйбадәт аның хөрмәтенә кылынды. «Без Буа җиренең кыю улларының батырлыгын истә тотачакбыз, сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез», - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов озату митингында.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Әлши урта мәктәбендә махсус операциядә катнашкан Иван Сидоровка һәм Михаил Афанасьевка истәлекле такталар ачылды. Михаил Афанасьевның портреты төшерелгән банерны Буаның үзәк урамында урнаштырдылар.